Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының күчмә кабул итүенең эш планына ярашлы төстә, 2017 елның 14 декабрендә 8.30дан 9.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Казан районара табигатьне саклау прокуроры Хәбиров Альберт Абдулла улы Лаеш муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану законнары үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итә.
Россия Федерациясенең Генераль прокуроры күрсәтмәсенә ярашлы төстә, 2017 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Лаеш районы прокуратурасы җирле вакыт белән 12дән 20 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Совет урамы, 1 а йорт адресы буенча район прокуратурасы бинасында гражданнар кабул итү үткәрә.
2017 елның 12 декабрендә 12 дән 20 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә ярашлы төстә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнар кабул итү була.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаешта район Советының XIX сессиясенең дәвамы булды. Утырышта төп өч мәсьәлә каралды.
10 декабрьдә Лаешның интернат мәктәбендә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан самбо буенча “Сукырлар спорты” Беренче турнир үтте.
Россиянең компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге Татарстанның Киберспорт лигасы турнирында катнашуга сайлап алу ярышлары сериясен ачты. Приз фонды 300 мең сум тәшкил итә. Турнирның гранд-финалы киләсе елның мартында узачак. Сайлап алу этаплары Татарстанның дүрт мәйданчыгында үтә – Лаешта, Мамадышта, Тәтештә һәм Азнакайда.
Хөрмәтле район халкы! Дүшәмбе, 2017 елның 11 декабрендә 9.30 да район Советының Зур залында район Советының чираттагы, унтугызынчы сессиясе була.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Алтын көз” комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре торак биналарны җыештыру, йорт яны территорияләрен кардан чистартуда ярдәм итү буенча «Дорогой добрых дел» акциясе, медицина хезмәткәрләре белән бергәләп «Жить здорово!» Сәламәтлек көне үткәрәләр, юбилярларны котлыйлар, «Наши руки не для скуки» осталык сәгатьләре үткәрәләр.
Бүген, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ирина Сарокина һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булдылар.
Бүген район мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ел саен үткәрелә торган шул исемдәге фестивале булды.