Сокуры авылы китапханәсендә социаль хезмәткәрләр, ветераннар советы рәисе белән берлектәчара оештырылды. “Умелых рук творение" осталык сәгате экология елына багышланган иде. "Ветеран" и "Хозяюшка" клубы әгъзалары табигый материаллардан эшләнмәләр ясадылар. Китапханәче "Рукам-работа, душе-радость" китап күргәзмәсе һәм чарада катнашучылар эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә оештырган.
21 майда Никольский авылында “Каравон" рус фольклорының XXV Бөтенроссия фестивале үтте. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры Александр Журавский һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
17 майда, халыкара музейлар көне алдыннан, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Моя семейная реликвия» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Катнашучылар "Исчезнувшие села. История. Память..." күргәзмәсе белән таныштылар, аларга су баскан зонада калган авыллар тарихы турында сөйләүче ролик күрсәтелде. Буклетны тәкъдир итү булды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният учреждениеләренең иң яхшы проектларын яклау Гранты кысаларында оештырылды.
Бүген Лаеш интернат мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Особенности реализации адаптированных программ для детей с ограниченными возможностями здоровья» темасына семинары үтте.
Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган “Һәр нәрсәнең башы – Туган йорт” социомәдәни чара үтте.
Үзәк белгечләре бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Балалар белән әти-әниләр конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар, күп уңай тәэсирләр алдылар.
70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче һәм мөстәкыйль төстә үзләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаучы һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре тарафыннан өйләргә йөрү оештыла. Үзәк белгечләре олы яшьтәге гражданга килгәндә таныклык күрсәтәләр.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!
Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.//uslugi.tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү”
14 майда сәнгать мәктәбенең "Экспромт" хореография коллективы (урта төркем) берьюлы ике конкурс җиңүчесе булды!"Универсиада" спорт комплексы спорт залында "Возрождение" Бөтенроссия конкурсы сәхнәсендә һәм Халыкара “Иҗади уңыш” конкурсында.
Ике конкурста да коллектив ике номинациядә программа башкарды һәм барысы буенча да 1 урыннар алды.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев отчет чордагы оператив хәл турында доклад ясады.
Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә профилактика системасы хезмәтләре белгечләре белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган чара үтте.