Җәйнең беренче көнендә Державино авылында Балаларны яклау көненә багышланган «Детство - лучшая страна на свете» уен программасы оештырылды.
Авыл мәдәният йорты мәйданчыгына төрле яшьтәге балалар, педагоглар һәм әти-әниләр җыелды. Алар кунакларны – әкиятләр геройлары Мальвинаны, Буратино һәм доктор Айболитны очраттылар. Төрле уеннар, асфальтта рәсем ясаулар, эстафеталар үткәрелде. Чара балалар биюләре һәм истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.
30 майда сәнгать мәктәбендә отчет концерты булды. Иң матур номерлар - конкурслар һәм фестивальләре, солистлар һәм мәктәпләр коллективлары уку елына йомгак ясадылар. Чараның тантаналы өлешендә – гадәттәгечә мәктәпне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру, отличникларны һәм педагогларны бүләкләү. Быел мәктәпне 28 укучы тәмамлады. Алырның 5есе һөнәри укучыларын сәнгать, рәсем сәнгате һәм архитектура белеме өлкәсендә дәвам итәчәк.
Лаеш мәктәбенең татар сыйныфында гореф-гадәтләрне саклыйлар һәм аларны үстерергә тырышалар. Майның соңгы җомгасында 2нче мәктәптә 3 “в” сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре өчен гаилә бәйрәме үтте.
Район Советының кече залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы үтте.
Минзәләдә 2002-2004 елгы егетләр һәм 2004-2006 елгы кызлар арасында йөзү буенча республика беренчелеге тәмамланды. Лаешлылардан тыш иң яхшылар исеме өчен республиканың 12 районыннан иң көчле спортчылар ярышты. Лаеш районы комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе данын тренер-укытучы Р.М.Садыйковта шөгыльләнүче спортчылар яклады.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады.
Каникуллар башланды һәм дөньяга карашларын киңәйтү өчен мәктәп укучылары Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена активрак йөри башладылар. Бүген, 26 майда, музей буенча экскурсия оештырылды, «Мозаичное плетение» осталык сәгате үткәрелде, Кече Кабандагы “Хуторок” ферма-паркына һәм Россия МЧСының Лаеш шәһәре янгыннан саклану- коткару бүлегенә бардылар.
Лаеш муниципаль районының көнкүреш һәм зур күләмле чүпне чыгару кагыйдәсенең 4.3 пунктына ярашлы төстә, зур күләмле чүп буларак, агачларның киселгән ботакларын махсус мәйданчыкларга куелган зур күләмле чүпләр җыю өчен бункерларга гына ату рөхсәт ителә.
Бүген, 26 майда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен “Мин Лаеш шәһәре урамнары буйлап атлыйм” чарасы үтте. Очрашуда укучылар үз шәһәрләре урамнары турында күп нәрсә белделәр. Болар слайдлар күрсәтү һәм соңыннан «Исчезнувшие села. История. Память…» видеоролигын күрсәтү белән үрелеп барды.
Район Советының кече залында Идел төбәкара табигатьне саклау прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм район прокуроры Дмитрий Белянин гражданнарны уртак кабул итү оештырдылар.