ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районының булачак фермерлары видеоконференция режимында республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча дистанцион уку үттеләр. «Поддержка начинающих фермеров», «Развитие семейных животноводческих ферм на базе КФХ» һәм «Развитие сельскохозяйственной потребительской кооперации» программалары буенча конкурс сайлап алу үткәрү кагыйдәләре аңлатылды.

 


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Узган шимбәдә, 2017 елда Россиядә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән экология елына багышланган чаралар кысасында, Лаешның тернәкләндерү үзәге педагоглары “Кошлар бәйрәме” интеграцияләнгән дәресе үткәрделәр.

 

Лаеш шәһәренең мәдәният йортында «Жаворонок» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы үтте. Чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Безнең шәһәргә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә талантлар җыелды. Теләге булганнар өчен мәдәният йорты фойесында кул эшләре эшләнмәләре экспозициясе күргәзмәсе оештырылган иде.

30 марттан 1 апрельгә кадәр Аксубай район үзәгендә 2004-2005 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы кубогына мини-футбол буенча ярышлар үтте.

 

3 апрельдә Габишево поселогы халкы 15 гаиләгә артты: ятим һәм ата-аналар кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар Северный микрорайонында төзелгән 56 һәм 60 квартирлы ике торак йорттагы яңа квартирлардан ачкычлар алдылар. Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев яңа квартирларга күчүчеләрне тормышларындагы әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм тантаналы төстә аларга квартир ачкычлары тапшырды. 

 

2017 елның 6 апрелендә 10 сәгатьтә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Лаеш җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Михаил Федорович Сыровацкий гражданнар кабул итәчәк. Алдан язылу 8 (843) 78 2- 48-14 телефоны аша.

3 апрельдә Столбищеның "Сказка" балалар бакчасына педагогик тәҗрибә уртаклашу максаты белән Санкт-Петербург шәһәренең Фрунзе районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм методистлары делегациясе килде. Кунаклар игътибарына мәктәпкәчә яшьтәге баланы төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән белем бирү эшчәнлеге фрагментлары тәкъдим ителде.


31
март, 2017 ел
җомга

Лаешта район мәдәният йортында Призывник көне булды. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. Хәзерге вакытта 2016 елның язында һәм көзендә чакырылган 85 егет көнбатыш чиктән алып Ерак Көнчыгышка кадәр Кораллы көчләрнең барлык төр частьләрендә, милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтендә хезмәт итә. Аларның кайберләре армияне үзенең һөнәре нигезе буларак сайлый.

 

Комиссия составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров, игенчелек тармагы үсеше бүлеге начальнигы Виталий Новичков һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин бар иде.

 

Балалар туган авыллары белән танышуны дәвам иттеләр – авылда китапханә барлыгын белделәр, аннан укыр өчен китапларны өйгә алырга була; анда китапханәче эшли, ул укучыларны китапханәгә яза, аларга уку өчен китаплар сайларга булыша. Экскурсиянең максаты 31 мартта 135 яшь тулучы Корней Чуковский иҗаты турында белемнәрне ныгыту иде. Ул илебезнең иң яраткан балалар язучыларының берсе. Китапханәче кечкенә укучыларга Корней бабайның авыр балачагы, аның биографиясенең кызыклы очраклары турында, беренче “Крокодил” әкияте язылу тарихы турында сөйләде. Балалар Чуковскийның герое крокодил булган барлык әкиятләрен искә төшерделәр. Алар «Федорино горе» әкиятен зур кызыксыну белән тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International