ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Район башлыгы Михаил Афанасьев эш визиты белән Мәскәүгә барды. Ул 1-4 декабрьдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре өчен "Современные технологии менеджмента и их использование в реформе государственного управления" семинарында катнашты. 

Ташкирмән мәктәбенең 7 һәм 6 сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сержанов С.М. җитәкчелегендә Казан шәһәренә “Чиста булыр!” яшьләр экологик хәрәкәтенең финал чарасына чакырылдылар. Анда безнең активистлар Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы кысаларында “Чиста булыр!” республика яшьләр экологик хәрәкәте чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.  


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ филиалының Консультация пункты белгечләре Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында 2016 елның 8 декабрендә балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча “кайнар линия“ оештырганнар.
Килеп чыккан барлык сораулар буенча  консультацияне сез 9дан 12 сәгатькә һәм 13тән 16  кадәр 8(84378) 2-80-37 телефоны аша ала аласыз. 

Комлы Ковали мәктәбендә китапханәчеләр семинары үтте. Семинарның темасы “Мәктәп китапханәләренең эш формалары”. Китапханәчеләр “Бөек Биләр шәһәре” виртуаль экскурсиясендә катнаштылар, электрон китап ясарга өйрәнделәр, “Слабое звено” уенын карадылар.

Лаешның тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар ункөнлеген Лаешның 3 мәктәбенең «Маски» иҗат коллективы волонтер укучылары яхшы традиция белән ачалар.
Театральләштерелгән «Твори добро» концерт котлавы волонтер укучыларның музыкаль-иҗади чыгышлары рәвешендә яңгырады. Музыкаль һәм аерым чыгышлар проза һәм шигырьләр белән алышынды, ә ахырда «Муха-Цокотуха» инсценировкасы күрсәтелде. Анда барыбызга да дус, тату яшәргә кирәклеге, бергәләп барлык мәшәкатьләрне дә җиңеп булуы турында сөйләнелде.
Программаның соңгы номерыннан соң алкышлар озак вакыт тынмады.

Лаеш районының Кече Елга авылыннан Гафур Зарипов 30 елдан артык умартачалык белән шөгыльләнгән. “Гаилә фермасы” республика программасы ярдәмендә ул терлекчелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге алган.        
 


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россиядә футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионаты и FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы алдыннан, бүген иртән Лаеш техник-икътисад техникумына Казан шәһәренең  "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" вәкилләре килде. Алар Чемпионатка һәм Конфедерацияләр Кубогына, волонтерлык программасына, футбол кыйммәтләренә, шулай ук студентларның актив тормыш рәвешен популярлаштыруга багышланган “Футбол дәресе” үткәрделәр. 
 

29 ноябрьдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Ана сүзе” чарасы булды. Һәр катнашучы үзен артист, язучы һәм барын да белүче галим кебек чагылдыра алды. Чакырылганнар башкаруында рус һәм татар халык җырлары яңгырады.
 


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Нечкәбил” хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаилә республика конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы ярдәмендә уза. Ул 2004 елдан башлап үткәрелә. Ун ел эчендә “Нечкәбил” конкурсы киң масштаблы һәм сорау зур булган социаль-мәдәни проектка әйләнде. 
 

Бүгенге көндә тернәкләндерүнең иң актуаль юнәлешләренең берсе – инвалид балаларда социаль бәйсезлек күнекмәләре формалаштыру һәм үстерү.
Лаешның тернәкләндерү үзәгендә педагоглар ел саен инвалид балаларга көнкүреш һәм уен хәлләрендә элементар көнкүреш күнекмәләре бирәләр: үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдән – караватны җыю, шәхси әйберләрне карап тору, уен материалларын җыештырудан башлап, бу гамәлләрне башкару кыен булган балаларга булышуга кадәр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International