ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты сезнең исегезгә төшерә: “Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу фактлары турында “Халык контроле” ГИСның   «Неоформление трудовых отношений» (“Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү”) һәм «Скрытые формы оплаты труда» (“Хезмәткә түләүнең яшерен формалары”) бүлекләренә https://uslugi.tatarstan.ru ссылкасы аша кереп хәбәр итәргә мөмкин.
Мәгълүматны шулай ук кайнар линиянең 2-52-12, 2-57-35 телефоннарына да хәбәр итәргә була.

26 ноябрьдә Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 9-11 сыйныф укучылары Россия тарихы буенча Бердәм тест бирү көнендә катнаштылар. Гимназия базасында Ватан тарихыннан тест үтү өчен мәйданчык ачылган. Шуны әйтергә кирәк, проектның координаторы РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Мария Воропаева.
 


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

26 ноябрьдә Лаеш ягы музеенда Татармультфильм берләшмәсе оештырган “Татарстанның мәдәни мирасы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада катнашучылар өчен музейлар буйлап экскурсия, осталык сәгате, "Путешествие по станциям" уен-танып белү программасы оештырылган иде.
Һәр бала үзенең “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” дип аталучы шәхси көндәлегендә Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булу турында язма алды. Ул “Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда мәдәният дәресе” печате белән расланды.

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлекне дәүләт яклавы буенча чаралар кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлекнең яңа эш башлаучы субъектлары өчен «Бизнес-десант» бушлай өйрәтү семинарлары сериясе үткәрә.

 


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Үзәк китапханәдә Әниләр көненә шундый исем астында ял кичәсе үтте. Хатын-кыз – ана – тормыш башлангычы, Йорт, Тормыш, Мәхәббәт, Күңел һәм югары Рухны саклаучы. Әниләр көне – иң якын һәм кадерле кешеңә ярату һәм рәхмәт сүзләре әйтү, юмарт ана йөрәге һәм аның мәхәббәте өчен, кайгыртучан һәм ягымлы куллары өчен ихтирамыбызны җиткерү өчен тагын бер сәбәп.
 


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

18 ноябрьдә Ташкирмән мәктәбендә чираттагы гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның темасы – “Имин мохит“. Вакыт табып җыелышка килгән бар кешегә зур рәхмәт. 
 

Татарстан буенча сәяхәт итү кысаларында Инстаграмда @tatar_malay буларак билгеле беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов Лаеш районында булды. Монда ул тарихи һәм матур урыннар белән танышты. Аның максаты – безнең районның бар матур якларын күрсәтү. Үзенең турнесы барышында татар малай Сокуры, Каипы, Егорьево, Чирпы, Урта Девятово, Шуран һәм Комлы Ковали авылларында булды.

Лаеш районы спортчылары Менделеевск шәһәрендә ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галимов Ибраһим Миндар улы истәлегенә билбаулы көрәш буенча турнирда катнаштылар. 
 


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

17 ноябрьдә  Егорьево авылында туган Александр Георгиевич Хуторовны 95 яшьлеге белән котладылар.

 

Бүген, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрү кысаларында, “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Мин һәм минем хокукларым“ темасына чара үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International