Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 250-нче сабый туу теркәлде. Күп балалы гаилә башлыгы, Хуснутдинов Илдарга улы- Хуснутдинов Малик, ул гаиләдә өченче бала, туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.
20 ноябрьдә Лаеш районының 22 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы буенча референдум булачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла. Халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелә. Шулай итеп, гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә үзләре катнашу мөмкинлеге барлыкка килә.
2016 елның 10 ае эчендә авыл хуҗалыгы берләшмәләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының акчалата кереме 2716 миллион сум тәшкил итте. Шул ук вакытта мал-туар һәм кош-корт сатудан кергән акча 292,2 миллион сум, сөттән – 243,7 миллион сум, йомыркадан – 1,8 миллиард сум, ашлыктан – 173 миллион сум, яшелчә һәм бәрәңге сатудан – 37,6 миллион сум тәшкил итә.
Тармак буенча уртача айлык хезмәт хакы – 21083 сум, бу узган ел дәрәҗәсеннән дүрт процентка югарырак.
Казанда 12 ноябрьдә “Дзюдо ветераннары – балаларга“ девизы астында дзюдо буенча VIII традицион турнир булды. Ярышлар 2008 елдан үткәрелә. Әлеге турнирда Казан, Йошкар-Ола, Чабаксар, Пермь һәм Идел буе федераль округының башка күп шәһәрләреннән командалар катнашты.
Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 4 сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көне уңаеннан "Как здорово разными быть и дружно в стране родной жить" аралашу сәгате үткәрделәр. Балалар “толерантлык“ сүзенең асылы белән таныштылар. Толерантлыкның башка милләт кешеләренә түзем һәм ихтирамлы мөнәсәбәт кенә булмыйча, бер-береңне аңлый, кешеләр сыйныфташлар арасында яши белү дә булуын аңладылар. Балаларга әдәби геройларның гамәлләренә бәя бирү өчен әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңларга тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар борынгы "Хорошо, что все мы разные" легендаларын да тыңладылар, аларда үзеңдә толерантлык сыйфатларын тәрбияләү кирәклеге турында сөйләнә. Балалар өчен “Толерант бул“ уены үткәрелде.
Комлы Ковали урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Динә Җәләлетдинова халыкара “Илһамият“ сөйләм һәм вокаль сәнгать конкурс-фестивалендә “Аерым җырлау“ номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Лаеш районы талантларга бай: безнең кызлар мактау пьедесталына менде.
Район башлыгы Михаил Афанасьев ЭЭМның ТР ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте иминлегенең пропаганда бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов белән очрашты, анда шулай ук Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов та катнашты.
Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда музей һәм Лаешның үзәкләштерелгән китапханәләр системасының район китапханәсе хезмәткәрләре Лаеш районы укучылары өчен Мәдәният дәресе үткәрделәр. Укучылар “Станцияләр буйлап сәяхәт“ танып белү уенында катнаштылар. Бик теләп "Стрела наследия" мультфильмын карадылар. Катнашучылар барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
17 ноябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе “Бердәм консультацияләр көне“ үткәрә.
Авылыбызның хөрмәтле кешесе Гарипова Мәрзия апа олуг юбилее - 90 яшлеген билгеләп утте.Мәрзия апа гомере буе колхозда хемәт иткән, кырчылыкта да, бакчачылыкта да, фермада да тырышып эшләгән. Хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре Һәм башка юбилей медалҗләре белән буләкләнгән. Берничә ел Хәерби авыл Советында депутат булып та сайланган әле юбилярыбыз.
Аллага шөкер шат куңелле, ак яулыклы бик матур әни дә , дәү әби дә ул бугенгесе көндә, барлык туганнары сөенеп бәйрәм иттеләр, тәбрикләделәр. Без дә призидентыбыз, район бышлыгы һәм авыл Советы исеменән юбилярыбызны тәбрикләдек, матур теләкләребезне һәм бүләкләребезне җиткердек.