Хәерби авыл җирлегендә балалар саны өчкә артты. Хәерби авылында яшәүче Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар гаиләсендә берьюлы озак көтелгән өч малай туды. Әлеге парның гаилә тормышы тәҗрибәсе шактый инде – 15 ел. Фәнис һәм Гөлназ шушы авыл кешеләре, барысының күз алдында үскәннәр һәм укыганнар, нык гаилә корганнар. Бергәләп барлык уңайлыклары булган яңа матур йорт төзегәннәр, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм бакча тоталар, мал-туар асрыйлар. Гомумән, барысы өчен үрнәк булырлык матур, яшь гаилә. Фәнис Хәерби авыл җирлеге Советы депутаты да булып тора. Әлеге гаиләгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез. Афәрин!
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлауларны кабул итегез.
Имәнкискә авылы мәктәбе базасында Татарстан Республикасы китапханәчеләре һәм педагог-китапханәчеләренең ГАОУ ДПО "ИРО РТ" квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары өчен "Содержание деятельности библиотечных работников в условиях реализации ФГОС ООО" проблемасы буенча ике көнлек семинар-стажировка тәмамланды. Курс тыңлаучылары педагогларның һөнәри осталыгын югары бәяләделәр. Ике көн дәвамында алар Имәнкискә урта мәктәбенең алдынгы тәҗридәсен өйрәнделәр.
«Россия – Культура» телеканалында Лаеш районы турында документаль фильм күрсәтәчәкләр. Анда Татарстан халыкларына багышланган картина премьерасы булачак. Аны күрсәтү «Россия, любовь моя!» программасы кысаларында үтәчәк дип хәбәр итәләр телеканалда. Фильм республикада 29 августтан 11 сентябрьгә кадәр төшерелгән һәм Казанны, Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тәтеш районнарын колачлаган.
Лаеш шәһәре мәдәният йортында “ТРда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе“ республика конкурсы нәтиҗәләре буенча “Иске Пристань“ территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистларын хөрмәтләү булды.
Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында татар интернет-проектлары эшләүчеләр - «Белем җәүһәрләре» VII бөтендөнья конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Конкурсны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы һәм «Фонд развития Татнета» НКО оештырган.
Аграр вузлар һәм сузлар тәмамлап бу сезонда район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашкан биш яшь кешегә якын арада 100 меңнән 200 меңгә кадәр акча түләнәчәк. Яшь белгечләрнең өчесе “Ак Барс“ кошчылык комплексы“ филиалы “Яратель“ кошчылык фабрикасында һәм берәр белгеч “Сөт иле“-“Лаеш“ ЧҖҖ филиалында һәм “Заря- ЧҖҖдә хезмәт куя.
Бүген иртән Премьер-министр урынбасары - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш районы Тетеево авылы фермеры Диана Трусенева белән очрашты. Ул очрашуга район башлыгы Михаил Афанасьев белән чакырылган иде. Исегезгә төшерәбез, Трусеневларның гаилә фермасы турында министр «БИЗНЕС Online» интернет-газетасының «Бизнес на селе» http://www.business-gazeta.ru/news/327766 видеорепортажыннан белгән
“Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Сокуры авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәре Гөлназ Галләмова үз карамагындагы өлкәннәр өчен яраткан туган авыллары Сокуры буйлап экскурсию оештырган.
Лаеш шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулгалим Ибраһим улы Камалетдинов үзенең 91 яшьлеген билгеләде. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән аны район башкарма комитетының беренче урынбасары Андрей Карсалов, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлев котлады. Алар ветеранга район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән открытка, бүләкләр һәм акчалата ярдәм тапшырдылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте