Шушы көннәрдә Татарстан делегациясе Сириядәге Россия Хмейм авиабазасында булды, анда аларга ватандашыбыз батырларча һәлак булган урыннан капсула тапшырдылар. Республика вәкилләре хәрбиләргә көнкүреш техникасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бүген район Башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Александр Сергеевич Виноградов туган көнен билгеләп үтә.
Аны район Башлыгы Илдус Зарипов котлады:
Без Яңа елны үз сәламәтлегебез өчен зыянсыз каршы алу турында сәхифәне дәвам итәбез. Алда безне яңа ел каникуллары көтә. Ничек итеп аларны күңелле һәм куркынычсыз үткәрергә? Яңа ел төнендә тән пешүләре һәм туңулары турында безгә хирургия бүлегенең табибы Марат Хәмәтсалих улы Гатауллин сөйләде.
Татарстан Республикасында 2020 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр тәмамланып килә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 декабренә 4,4 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 3,1 мең га мәйданда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган.
Шимбә көнне, 19 декабрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Яңа ел алдыннан шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
Кандидатлар буенча карарны конкурс комиссиясе утырышында кабул иттеләр.
Аның составына күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ. б. керә.
Көтеп алынган "яңа ел" килә, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтә. Аның белән бергә яңа ел каникуллары да җитә. Табиблар бу вакытны файдалы итеп үткәрергә һәм яңа уку чиреге башлануга стресссыз һәм сәламәтлек өчен зыянсыз әйләнеп кайтырга дигән берничә файдалы киңәш әзерләгән.
Әгъзам Гобәйдуллин янә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп сайланды. Мондый карар ТР Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында кабул ителде.
Лаешның " КМИЗ - Луч" заводын бүген "Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин уңай бәя алды.
Бүген безнең район Башлыгы Илдус Зарипов "Теләкләр чыршысы" акциясен хуплады. Ул бер бала хыялын тормышка ашырачак.