ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә эш өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды. Чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Машина ачкычын шулай ук район Башлыгы Ильдус Зариповта алды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда мөселман бәйрәмнәренең датасын билгеләде. Аерым алганда, дин тотучылар Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме даталарын белә ала.

Татарстан Республикасында ял көннәренә кискен салкынаю көтелә. Бу хакта ТАСС РФ Гидрометцентрына сылтама белән хәбәр итә.

 

2020 елның 14 декабрендә «Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яңа ел кәефе бүләк итүгә, Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була.Теркәлү тайныйдедмороз.рф. сайтында бара.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла

 


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Лаешка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район үзәк хастаханәсендә булды, «Таттехмедфарм» дәүләт челтәре даруханәсендә булды, шулай ук Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов ис. мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешта эш сәфәрендә булды. Визиты барышында ТР Президенты «Лаеш Арена» ябык түбәле боз шугалагын ачуда катнашты. Рөстәм Миңнехановны Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Акыллы балалар» балалар бакчасында булды. Аны район Башлыгы Илдус Зарипов озатты.

Татарстанда "Волонтер-медиклар" хәрәкәте волонтерларының күп өлеше — КДМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары, алар Covid-19га каршы көрәшкә үз өлешләрен кертәләр. Бу хакта оешманың төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте.

2020 елның 20-31 декабрендә Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында ылыслы үсентеләрне күпләп үсә торган урман кишәрлекләренә системалы патрульлек оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International