ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Лаеш шәһәре халкы!

Сентябрьдә ремонт-профилактик эшләр башкару сәбәпле, электр энергиясен түбәндәге урамнар буенча сүндерәчәкләр

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Лаеш техник - икътисад техникумында булды. Уку процессы, матди-техник җиһазланышы белән танышты, уку корпусын һәм тулай торакны карады.

Татарстан мәктәпләрендә ашамлыклар әзерләгәндә җирле җитештерүчеләр продуктларына өстенлек бирәләр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева сөйләде.

Милли китапханәнең яңа бинасында китап фондларын ташу вакытында барлык теләүчеләр өчен экскурсияләр оештырылачак. Бу хакта ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген, 2 нче сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, шулай ук секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил төньяк-көнбатыштан. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе Лаеш районында яшәүчеләрне күчмә тикшерүне уздыра башлады. Белгечләрнең консультацияләрен Егорьевка авыл җирлеге Каипы авылында яшәүчеләр алды.

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек эшли башлады.

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге "Ак елга дельтасы" табигать тыюлыгы барлыкка киләчәк.Әлеге Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстан хакимияте 2022 елга кадәр исәпләнгән республика мәдәниятен үстерү программасын 2025 елга кадәр озайтты. ТР Премьер-министры Алексей Песошин төбәк Министрлар Кабинетының тиешле карарын имзалады.

Якты чәчәк бәйләмнәре, сөйкемле мәктәп укучылары, өлкәннәр һәм өлкән сыйныф укучылары теләкләре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан буләкләр, беренче кыңгырау, бик күп яңа тәэсирләр һәм хис-кичерешләр. Укучыларыбызны Яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйбыз!
Алда яңа казанышларга һәм җиңүләргә юлда күп эшләр көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International