ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан КФҮ урнашу урыны буенча сентябрь сайлауларында тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башлады. Гаризаны 8 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР КФҮ матбугат хезмәте.

Синоптиклар Татарстан территориясендә 30 июльдә 12.00 дән 21.00 гә кадәр һава торышының начараюы турында кисәтте. Метеорологлар фаразына караганда, республикада урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә. 

Ел ахырына кадәр Татарстанда 5,28 млрд сумлык 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Лаеш районы кырларында иң мөһим авыл хуҗалыгы кампанияләренең берсе – урып-җыюның иң кызган чорында Хәербидә комбайнчылар үз эшләрен туктаттылар. Эш шунда ки, аграрийларны «Ак калфак» җирле ансамбле хатын-кызларын урып-җыю эстрадасы башлану белән котларга килгәннәр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларның яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләтеп җибәрде. Аларның максаты-гражданнарны әлеге тема буенча үз вакытында һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү.

Бүген, 29 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Синоптиклар фаразларына караганда, республикада яңгырлар, ә урыны белән яшен булачак. Иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, М7 федераль трассасында – «Малиновка»  ЮХИДИ постында автотранспорт чараларының төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдары нормативлары үтәлешен тикшерде.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Ремонт эшләре башкару сәбәпле кайбер авыл җирлекләре территориясендә электрны өлешчә туктатып тору планлаштырыла.

1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләре ай саен биш мең сум күләмендә акча ала башлаячак, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү проекты старт алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәтендә узган брифингта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, район территориясендә авыл хуҗалыгын үстерү һәм хәйриячелек темалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International