ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Сессия кысаларында сәламәтлек саклау, мәгариф һәм авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләрен, шулай ук дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Республиканың дәүләт, икътисади, социаль үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова бүләкләнде.

Бүген Лаеш муниципаль районында йомгаклау сессиясе узды, анда 2019 елда эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды.

Республика муниципаль берәмлекләренең 2019 елда социаль-икътисадый үсеше рейтингында Лаеш муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлеге булган муниципаль районнар арасында 3 нче урынны һәм 1 нче урынны алып тора. 2019 елда тулай территориаль продукт бәяләү буенча 29 млрд. сум тәшкил итте, 10,2% үсеш белән, дип хәбәр итте төп докладчы – Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Илдус Зарипов.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш муниципаль районына эш сәфәре белән килде. Төп максат-2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу.

Визит барышында ТР Хөкүмәте башлыгы “Ферекс Лаеш” светодиод яктырткычлар заводында булды. Алексей Песошин гамәлдәге җитештерү 


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтында 100.tatarstan.ru республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. «Үз якташың өчен тавыш бир!» рубрикасында республиканың һәр районыннан 45 кандидатның берсе өчен тавыш бирергә мөмкин. 

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган сигез участокны билгеләделәр, аларны бетерү өстендә эш алып барыла. Бу үлемгә китергән авария булган куркыныч участоклар.

Авария хәлендәге сигез участокның алтысы-М-7 «Волга» трассасындагы участоклар. Ике участок Р-239 Казан-Оренбург трассасына карый. 

Татарстанның Лаеш муниципаль районында «Матюшино үсмере» дигән яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Орловка төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды.

Балаларны табигый байлыкларга сакчыл карарга өйрәтәләр, урман хуҗалыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы өлкәсендә белем бирәләр. Шулай ук яшь урман сакчылары урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу акцияләренә дә җәлеп ителәчәк.

Республика халкын «Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә» әдәби-театраль фестиваль-конференциясендә катнашырга чакыралар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Мондый чара республикада беренче тапкыр үткәрелә. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Конкурс заманча яшьләрне китап укуга җәлеп итү, кече ватанга, аның мәдәни, милли һәм тарихи мирасына мәхәббәт һәм хөрмәт хисен формалаштыру максаты белән үткәрелә.

X Республика яшьләр  “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” форумына гаризалар кабул ителә башлады. Иң яхшы проектларның авторлары аларны гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр грант алачак.

Форумда 14-30 яшьлекләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге галимнәр катнаша ала.

Татарстан узган елда тормыш сыйфаты буенча төбәк рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Рейтингны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе җитәкли. Алга таба Татарстан, Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Воронеж, Ленинград һәм Калининград өлкәләре һәм Югра бара. Барлык күрсәтелгән регионнар да икътисади үсешнең югары дәрәҗәсенә ия. 


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Синоптиклар Татарстан Республикасы территориясендә «бик көчле җил» дигән шторм кисәтү һәм куркыныч метеорологик күренеш фаразлый.⠀

17 февраль кичендә, 18 февральдә төнлә һәм көндез: көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International