ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген, 15 февральдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Уходи зима – скоро Масленица!» дигән экскурсион-күңел ачу программасы булды.

Казан шәһәрендә 13-15 февральдә “Җәлил укулары” I халыкара әдәби конкурсының 4 этабы үтә. Финалистлар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында үткән гала-концертта чыгыш ясадылар.

Бүген, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгын билгеләп үткән көнне, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамакларындагылар белән хатирәләрнең инновацион технологиясен уздырдылар.

Үзәк китапханәдә Лаеш үзәкләштерегән китапханә системасының китапханә хезмәткәрләре семинары булды. Семинар программасы бик тыгыз иде. Үзәк китапханә белгечләре китапханәләрнең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, киләчәккә максатлар билгеләделәр.

Рождествено авылы китапханәсе һәм Рождествено авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Симонова Ю.М. һәм Хәсәнова Л.В, Качалкина Ю.Ю. "Ветеран", "Смак" клубында катнашучылар өчен «Восточная сказка" в русской литературе» әдәби-шигъри кичәсе үткәрделәр.

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә «Жить как все» кызыксынулар буенча клубында чираттагы чара шул исем астында үтте.

“Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан Лаеш муниципаль районының социаль участокларында эшләү дәвам итә.

2019 елның 14 феврале – 2019 елның беренче аенда Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе тарафыннан торак корылмаларны сату-алуга 6079 (аларның 2195е Казанда) һәм җир участокларын сату-алуга 2949 (аларның 779ы Казанда) килешү теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2018 елда әлеге күрсәткечләр Татарстан Республикасы буенча торак корылмаларга – 5 560, Казанда – 2 421; җир участокларына – шул тәртиптә 2 812 һәм 1 054.

Лаеш шәһәрендә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган тантаналы чаралар булды.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезгә 2019 елның 11 февралендә Комлы Ковали табиблык амбулаториясе базасында тәүлек әйләнә эш режимы белән ашыгыч медицина ярдәме бүлеге эшли башлавын хәбәр итәбез. Элемтә өчен телефон: 8(84378) 2-92-51.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International