Бүген Егорьево авыл җирлегегең отчет сессиясе булды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Утырыш алдыннан ул авыл кешеләре һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Кыш тылсымлы вакыт. Елның әлеге фасылы үзе белән күп кенә искиткеч һәм якты бәйрәмнәр алып килә. Аларның берсе – Крещение Господне (Гайса пәйгамбәрне чукындырган көн).
Лаеш районы “Алтын көз” үзәге базасында «Дорогою добра» волонтерлык отряды эшләп килә, аның составына “көмеш яшь” волонтерлары, Лаеш техникумы студентлары арасыннан волонтерлар керә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә Комлы Ковали авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Сессия башланыр алдыннан ул җирле кешеләр һәм предприятиеләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
19 гыйнварда Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Лаеш шәһәрендә бәйрәм сәгать 10да Могҗизалар тудыручы Николай храмында гыйбадәттән башлана.
Аннан соң шәһәр кешеләре Хач йөреше белән Камада оештырылган су коену урынына төшәчәкләр.
Соңыннан, Сергий атакай суны изгеләндергәч, теләге булган бар кеше су коена алачак.
Матюшино авыл җирлегенең отчет сессиясе булды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты. Матюшино авыл җирлеге Советының 2018 елдагы эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Надия Миңнуллина сөйләде. Илнар Хантимеров эшкә бәя бирде. Ул шулай ук җирлек кешеләренә бүләкләр тапшырды.
2019 елның 29 гыйнварында ТР Гостехнадзорның Лаеш районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү була. Кабул итү вакыты – 9 дан 12 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе начальнигы - Татарстан Республикасы Гостехнадзорының баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрә.
Белешмшләр өчен телефон: 8(84378)-2-81-62, 8(843)-221-77-85.
Гражданнар кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Лаеш шәһәре, М.Горький урамы, 8 йорт.
Бүген Чирпы һәм Кече Елга авыл җирлекләренең отчет сессияләре булды. Алар эшендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Утырыш алдыннан ул авыл кешеләре продукциясе күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.
Сезгә 2019 елның 22 гыйнварында 10 сәгатьтә район башкарма комитеты бинасында, Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча ТР баш дәүләт хезмәт инспекторы – җитәкче урынбасары Артём Ларюхинның хезмәт законнары үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итәчәген хәбәр итәбез.
Урта Девятово авыл җирлегенең отчет сессиясе булды. Аның эшендә Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Халык белән очрашу алдыннан ул АМЙ фойесында оештырылган авыл хезмәтчәннәре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.