Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына яңа эш машиналары ачкычлары тапшырды. Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге Лаеш районы делегациясе әлеге чарада катнашты.
Лаеш шәһәренең “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә informresurs.tatar.ru сайтын түкъдир итү булды, ул күп балалы әни – Алена Лисичкина инициативасы буенча ачылган.
Монда җыелган оешма һәм учреждение вәкилләре, шулай ук Лаеш шәһәренең күп балалы әниләре кирәкле мәгълүмат алу проблемалары турында фикер алыштылар, шул исәптән инвалид балаларның ялын һәм аралашуын оештыру буенча да.
Кадерле дуслар!
20 декабрьдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында ТР КВН Чемпионатының СУПЕРФИНАЛы була.
Татарстанда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы үткәрә торган «IT-чемпион»-2018 республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Лаеш районы укучылары да бар, алар конкурсның беренче этабында 1, 2, 3 урыннар алганнар: Лилия Абдуллина (Хәерби), Камилә Шаһитова (Пәрәү) һәм Айнур Хәсәнов (Пәрәү). Аларга смартфоннар тапшырылды. Җиңү белән котлыйбыз!
14 декабрьдә Казанда Татарстанда “Бердәм Россия” депутат берләшмәләре республика координацияләү советының гомуми җыелышы булды.
Утырыш кысаларында “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлегенең муниципаль берләшмәләрнең вәкиллекле органнарында депутат фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга I республика конкурсына йомгак ясадылар.
15 декабрьдә, Казан шәһәре башлангыч сыйныф укучылары яңа ел программасыныңберенче катнашучылары булдылар. Мәктәп укучылары өчен музей буйлап экскурсия, «Необыкновенные приключения Фунтика и Барбоскина» дигән театральләштерелгән күңел ачу тамашасы оештырылды,
Комлы Ковали авылының «Дружба» спорт һәм ял үзәгендә Лаеш районының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнирның финалы узды. Хатын-кызлар арасында өченче урынны Лаешның 2нче мәктәбе алды, икенче урында - район мәгариф идарәсе волейболчылары, беренче урынны үзәк район хастаханәсе командасы яулады.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!
Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була.
Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.
13 декабрьдә район Советының зур залында Лаеш муниципаль районы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова рәислегендә җирлекләр башлыклары, кешеләр күпләп була торган урыннар һәм террорчылык актларын кисәтү буенча оператив төркемнәр җитәкчеләре чакырылган иде.
Бүген Социалистик Хезмәт Герое, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Фидүс Әсхәдуллин туган көнен билгеләп үтә. Аны әлеге дата белән котларга район башлыгы Михаил Афанасьев, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина килделәр.