Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кунаклар кабул иттеләр – Лаешның 3нче мәктәбенең волонтер укучыларын.
14 декабрьдә Лаеш районмәдәният йортында РФ Милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләре штабы хәрби оркестры һәм җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Ул «Служу России» хәрби-патриотик акция кысаларында Лаеш районы мәктәпләре укучылары өчен куелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Карсалов һәм район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.
Яңа ел җитү белән бәйле рәвештә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «В ожидании чудес» күргәзмәсе оештырылган. Монда килүчеләр чыршы уенчыклары һәм открыткалары барлыкка килү тарихы белән таныша алалар. XX гасырның 50-80 елларындагы һәм совет чорындагы чыршы уенчыклары тәкъдим ителгән.
Үзәк балалар китапханәсенең абонементында Э.Н.Успенскийның тууына 80 яшь тулуга багышланган «Весёлый друг детей» китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә язучының күп буын балалары тәрбияләнгән китаплары тәкъдим ителгән. Бу шигырьләр һәм җырлар, Вера һәм Анфиса маҗаралары, Простоквашинодан кызыклы тарихлар һәм башка күп нәрсәләр. Һәр бала күргәзмәдә үзенә ошаган китапны таба ала.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев ФСХның Татарстан Республикасы буенча 4нче районара инспекциясе начальнигы Алексей Путин белән очрашты. Лаеш районы аның бүлекчәсенә карый. Алар салым җыемнары һәм керемнәренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева да катнашты.
Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Ольга Гаврилованың гомуми сөйләмнәре үсеп бетмәгән балалар өчен логопедик ритмика буенча «Раз словечко, два словечко» дип аталучы авторлык программасы нәтиҗәле төстә кулланыла.
Интернат мәктәптә “Юлларда иминлек” конкурсына йомгак ясау булды. Әлеге конкурс Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелде. Йомгак ясауда ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Идрис улы Газизуллин һәм юл хәрәкәте иминлеге фондының баш белгече Гөлшат Айрат кызы Зәйнуллина катнашты.
Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 26 апреленнән № Пр-936 күрсәтмәсенә ярашлы төстә, 2013 елның 12 декабреннән башлап һәр елны Россия Федерациясе Конституциясе көнендә гомумроссия гражданнар кабул итү көне үткәрелә.
25 Октябрь исемендәге поселок китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Конституцию читай - про закон не забывай!" дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үтте.
Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм янгынга күзәтчелеге хезмәткәре белән берлектә күп балалы гаиләләргә, ведомствоара исәптә торучы гаиләләргә һәм инвалид балалары булган гаиләләргә бардылар. Әлеге чараның максаты – торак-көнкүреш шартларын тикшерү, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү һәм белешмәлекләр тапшыру. Болар балалы гаиләләрдә яшәүнең имин шартларын тәэмин итү буенча эш кысаларында башкарылды.