ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Районның Пенсия фонды идарәсе искәртә, дәүләт тарафыннан Сезнең взносларыгызга дәүләт ярдәме алу өчен 2 меңнән 12 мең сумга кадәр акча түләүне 2017 елның 25 декабренә кадәр башкарырга кирәк. Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, беренче взносны 2009 елда керткән катнашучылар өчен 2018 ел түләнгән взносларга дәүләт ярдәменең соңгы елы булачак.

18 декабрьдә «Транснефть» ПАО вице-президенты Алексей Сапсай Комлы Ковалида табиблык амбулаториясе төзелеше барышы белән танышты. Аны ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев озатып йөрделәр.

Узган ялларда Байлар Сабасында көрәш буенча Н.Х.Хәмидуллин истәлегенә багышланган ярышлар үтте. Әлеге чарада 150дән артык яшь көрәшче катнашты, алар арасында Лаеш районы вәкилләре дә бар иде.

18 декабрьдә Лаеш районында телекүпер ярдәмендә тантаналы төстә продукт суыртучы яңа «Ковали-1» һәм «Михайловка-1» станциясен эшләтеп җибәрделәр. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» ПАО вице-президенты Алексей Сапсай, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев катнашты.


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елда Татарстан Республикасының бар шәһәрләрендә һәм районнарында Пенсия фонды биналары фасадларында ПФР логотибы рәвешендә яктылык кронштейннары урнаштырылды. Өстәмә яктылык исәбенә якты вывеска тәүлекнең караңгы вакытында да Пенсия фондының территориаль органын танырга ярдәм итә.

Хәйрия ярдәменнән һәм татлы яңа ел бүләкләреннән тыш автосөючеләр балаларга яңа ел программасы да әзерләгәннәр.

Галим-зоолог, теле-алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Дроздов эш визиты белән Лаеш районында булды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Абдулганиев озатуында ул Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралан участогына барды. Исегезгә төшерәбез, монда кар барслары үрчетү буенча үзәк булдыру планлаштырылган. Бу турыда карар РФ Президенты Владимир Путинның хайваннарның әлеге төрен саклау турындагы хәбәреннән соң кабул ителде.


16
декабрь, 2017 ел
шимбә

Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан игезәкләр Глеб һәм Данила туу теркәлгән. Малайларның әтиләренә туу турында таныклык һәм йомшак уенчык таршырылды. Бу көн игезәкләрнең әтисе өчен аларның иң яхшы һәм онытылмаслык туган көне булып истә калыр.

Бүген Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Зәйнуллина Гөлшат Айрат кызы һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Мөдәррис Идрис улы Газизуллин Ташкирмән мәктәбенең кунаклары булдылар. Алар мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрделәр, ә лекция азагында 1-4 сыйныф укучыларына юл билгеләрен өйрәнү өчен пазллар, ә төп звенога китаплар һәм брошюралар бүләк иттеләр. Бик зур рәхмәт.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

16 декабрьдә «Business FM Казан» радиосында Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында радиоэфир булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International