ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

7 декабрьдә Казан шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Балалар музыка мәктәпләре һәм Балалар сәнгать мәктәпләренең «Слушая сердцем» I республика фестиваль-конкурсы үтте.

Бүген Лаеш районы китапханәсе хезмәткәрләре Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен китап патшалыгы дөньясына ишек ачтылар.


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә шундый исем астында һөнәр сайлау буенча квест-уен булды. Барлык балалар һәр баланың мөмкинлекләрен исәпкә алып берничә командага бүленделәр һәм «Больница», «Парикмахерская», «Пожарная часть», «Полицейский участок» һәм башка станцияләр буйлап сәяхәткә чыктылар.»

6 декабрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Росреестрның Татарстан Республикасы буенча күчемсез милеккә кадастр бәясе бирү бүлеге начальнигы Алсу Сабирҗанова белән бергә чираттагы видео кабул итү үткәрде.

Лаеш районы эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы рәисе Олег Татьянкин җирле хокук саклау органнарына актив ярдәме өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка «100 лет советской милиции» медален тапшырды.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Лаеш районы “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җәмгыятенең Түгәрәк өстәле утырышы һәм отчет-сайлау конференциясе булды.

Ункөнлекнең өченче көнендә башлангыч сыйныфлар укучылары Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт ясадылар. Алар РСФСР гербы, Татарстан Республикасы гербы, флагы, гимны барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ике дәүләт телендә яңгыраган гимнны тыңладылар. ТР дәүләтчелеге турында белемнәр дәрәҗәсен ачыклау максатыннан “Минем Республикам” темасына “Йолдызлы сәгать” үткәрелде.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кем ул волонтер? Ул – игелек эшләргә ашыгучы кеше, ул кем дә булса ярдәмгә мохтаҗ булганда файдалы һәм кирәкле булырга ашыга.

Бүген Лаешның 2нче мәктәбе 8 сыйныф укучылары өчен Сугышчан Дан музеенда «И подвиг  героев мы будем помнить свято!» музей дәресе үтте. Балалар Ватаныбызның героик үткәне, Ватан каршында хезмәтләре зур булган геройлар белән таныштылар.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Лаеш районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре “Чиста йорт” акциясе үткәрделәр. Чисталык – ул шулай ук матурлык, яхшы кәеф гарантиясе, искиткеч сәламәтлек нигезе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International