ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен логопедлар «Передай тепло по кругу» интеграцияле дәрес әзерләделәр. Аның максаты – игелек һәм шәфкатьлелек тәрбияләү, коммуникатив сыйфатларны үстерү, эмоциональ кәеф булдыру, сөйләмнең лексик-грамматик сыйфатларны үстерү.

Үзәк балалар китапханәсенең мәктпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен абонементында Самуил Яковлевич Маршак тормышына һәм иҗатына,  аның тууына 130 ел тулуга багышланган «Большой сказочник для самых маленьких» дигән китап-иллюстрация күргәзмәсе тәкъдим ителә.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Лаешның тернәкләндерү үзәгендә бүген Лаеш шәһәренең “Балалар сәнгать мәктәбе” педагоглары тарафыннан оештырылган концерт программасы шул исем астында узды.

Казанда 2002-2006 елгы укучылар арасында йөзү буенча ТР беренчелеге үтте. Анда Лаеш районының комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Баттерфляй буенча 200 м дистанциядә Гыйззәтуллина Карина бронза призер булды. Ул баттерфляй стиле белән 100 метрлы дистанциядә дә өченче урын алды. Спортчының тренеры – Рәис Садыйков.

Бу уку елы башыннан Лаешның комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш буенча секция эшли. Өйрәтү-тренерлык эшләре Лаеш техникумы базасында спорт залда алып барыла. Балалар белән югары категорияле тренер Атарский Евгений шөгыльләнә.

Бүген Лаеш шәһәре мәгариф үзәгендә Лаеш районының мәгариф идарәсенең алда торган яңа ел бәйрәмнәренә багышланган киңәшмәсе үтте.

Бүген Усады авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Степан Зайцев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1941-1942 елларда Мәскәү өчен сугыш 5 декабрьдән 6сына каршы төндә башлана. Бар фронт буйләп көчле контрһөҗүм алып барыла. Мәскәү астында сугыш башлану һәм совет гаскәрләренең актив һөҗүмнәре фашистлар өчен көтелмәгән хәл була.

Сокуры мәктәбендә “Компьютер грамоталылыгы нигезләренә” өйрәтү булды. Студентлар арасында Лаеш районы “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тәрбиясендәгеләр -  Бәширов А.А. һәм Грибошников Г.К. да бар иде.

Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Мельников Владиславны, шулай ук аның сыйныф җитәкчесе Корчагина Евгения Руслановнаны котлыйбыз. Алар мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылган "Сказка своими руками" декоратив-гамәли иҗат конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International