ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, бүген, 4 декабрьдә, музей хезмәткәрләре тарафыннан “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәп” ГБОУ тәрбияләнүчеләре өчен Сугышчан Дан музее буйлап экскурсия үткәрелде. Балаларга “Фронт хатлары” чарасы тәкъдим ителде, анда алар язма – А.М.Пузраков хатирәләрен тыңладылар, “Катюша” җырын башкардылар, фронт хатларын төрү техникасы буенча осталык сәгатендә катнаштылар.  


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Лаеш районы суды коллективын яңа җәмәгать судьясы белән таныштырдылар. Ул Клюев Игорь Анатольевич булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев, район прокуроры Дмитрий Белянин, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.

2017 елның 5 декабренә 10 сәгатькә «Казанская Ривьера» комплексында оешмалар һәм ЕНВД түләү сыйфатында махсус салым режимнары кулланучы шәхси эшмәкәрләр һәм салым салуның патентлы системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр тарафыннан контроль-касса аппаратларыннан файдалануга багышланган конференция кичектерелә.

1 декабрьдә, Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары арасыннан волонтерлар Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә “Үсмерләргә СПИД турында” һәм “Венерик авыруларны профилактикалау” темаларына буклетлар тарату буенча «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе үткәрделәр.

Һәр елны Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Казан шәһәрендә «Доступное кино» акциясе үткәрелә. Быел акция башкалабызда бишенче тапкыр үтә. Аны ТР «Татаркино» ДБУК, «Мир» кинотеатры, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республиканың махсус китапханәсе тарафыннан ТР мәдәният министрлыгы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәе оешмасы ярдәме белән үткәрелә.

3 декабрьдә Урта Девятово авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Блохина Анна Константиновна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

“Бердәм Россия” партиясенең ТР Лаеш районы Татар Сараланы авыл җирлегенең беренчел бүлекчәсе Республиканың авыл җирлекләре арасында “Иң яхшы беренчел бүлекчә” конкурсында 1 урын алды.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районннары территориаль бүлеге хәбәр итә: 2017 елның 1 декабрендә чишмә суын һәм чишмә янындагы туфракны лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә Урта Девятово авылы чишмәсендә лептоспироз кузгатучы табылды.

30 ноябрьдә, “Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее” МБУК хезмәткәрләре Лаешның “Рябинка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен күчмә интерактив программа белән “Урман серләре” чарасы үткәрделәр.

3 тән 6 яшькә кадәрге балалар өчен урман буенча “сәяхәт” тәкъдим ителде. Алар табышмакларга җаваплар таптылар, биремнәр үтәделәр һәм “Аланлыкны бизә” хәрәкәтчән уенында катнаштылар

 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу физик, сенсор, интеллектуаль яки психик бозулары булган кешеләр. Бәйрәм итүгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җәмгыять һәм тулаем дәүләт үсешендә тулы кыйммәтле катнаша алуына битараф булмаганнар да кушыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International