Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Россия дәүләт университетының Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин белән очрашты. Алар Лаеш районы һәм РДУ арасында икеяклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев һәм ЛТЭТ директоры Виктор Тябин да катнашты.
8 ноябрьдә район мәдәният йортының 35 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты.
Бүген “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Наталия Белоусова, социаль эш буенча белгечләр Лилия Сытова һәм Дмитрий Ерашов Нурлат шәһәренең “Халыклар дуслыгы йортында” «Эффективные методики организации патриотического воспитания в учреждениях социального обслуживания семьи и детей в Республике Татарстан» семинарында катнаштылар.
Бүген Лаеш шәһәренә эш визиты белән КВНның татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев @agdeev килде. Аның белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов очрашты.
Быелның иң мөһим даталарының берсе – 1917 ел революциясенең йөзеллыгы. Октябрь социалистик революциясе – XX гасырның төп вакыйгаларының берсе. Ул Россия үсешенә һәм бөтен дөньяга бик зур тәэсир ясаган.
Чара барышында балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
Россиядә халыклар бердәмлеге көне – дәүләт бәйрәме, ул тарихи яктан ерак 17 гасыр башындагы вакыйгалар белән бәйләнгән.
2017 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасында аерым бер дата – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул итүнең 25 еллыгы билгеләп үтелә.
Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Рябинник» рус фольклор бәйрәме булды.
Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена тарих һәм Лаеш районының тарихи урыннары белән кызыксынучы кешеләр көннән-көн күбрәк килә. 1 ноябрьдә безгә Азнакай шәһәре укучылары, “Балалар иҗаты үзәге” туган якны өйрәнү бүлеге активистлары килде. Алар күрсәтмә экскурсияне кызыксынып тыңладылар, «Яшь археолог» интерактив уенында катнаштылар, мозаик үрү буенча осталык сәгатен мавыгып үтәделәр.