ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Рождествено авылы китапханәсе кече мәктәп яшендәге балалар өчен "По страницам Красной книги" таны-белү дәресе үткәрде. Чара Экология елына туры китерелде һәм Рождествено мәктәбендә үтте. Балалар виртуаль сәяхәткә чыктылар һәм Кызыл китапның ни өчен кирәк булуын һәм ничек ясалганын белделәр. 

20 гыйнварда Комлы Ковали авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды, анда Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. 2016 елдагы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында отчет белән Комлы Ковали авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйлаҗетдинова чыгыш ясады.

Буген Лаеш районына эш визиты белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Владыка Лаеш шәһәренең София соборында илаһи литургия үткәрде, аннан соң мәхәллә кешеләре алдында вәгазь укыды. Ул дини храмнар барлыкка килгән урыннарда һәрчак халык күп булачагын һәм ул җирлекне бары чәчәк ату гына көтәчәген билгеләде. Митрополит Лаешта хатын-кызлар монастыре төзү буенча актив гамәлләр башлану турында хәбәр итте. “Алар Казанда да, Свияжскида да бар, сезнең шәһәр моңа лаек”, - дип өстәде владыка Феофан.

Аннан соң ул Лаешның Могҗизалар тудыручы Николай чиркәвендә булды. Анда хәзер реконструкция үткәрәләр. Митрополит мәхәллә кешеләре белән аралашты һәм храмны карады. Соңыннан дәрәҗәле кунак Бутыри авылында булды, Казан шәһәренең Успение монастыреның андагы ярдәмче хуҗалыгы белән танышты. Шулай ук авыл храмында да булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

19 гыйнварда Казан шәһәренең Ак Барс яшьләр үзәгендә КОЛЯДА  фольклор ансамбленең 25 еллык юбилеен бәйрәм итү булды. Анда ТР Лаеш районы Никольский авылы мәдәният йорты мөдире С.А.Трусова катнашты. Ул 1992 елдан бергә хезмәттәшлек итә торган коллективны котлады һәм “Коляда” җитәкчесе Н.П.Кузьминага хезмәткәр Галина Германова ясаган Никольский муенсасын, ә юбилярларга чәй сервизы бүләк итте.   

Кичә Ташкирмән мәктәбенә гади булмаган кунак, «Ямьлисе иде тормышны» публицистик әсәрләр җыентыгы, «Сәхнәле балачак», «Яшьнәтик әле яшьлекне», «Канатлар куя сәхнә!» сценарийлар җыентыклары һәм «Ялгыз көймә», «Түз, йөрәк!» әдәби әсәрләр авторы килде. 
Галләмова Гүзәл Ибраһим кызы Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Ул үзе турында истәлек итеп автографы белән китапларының берсен калдырды.

Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр һәм аның кунаклары Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Башта Могҗизалар тудыручы изге Николай чиркәвендә Сергий атакай илаһи литургия үткәрде, аннан соң шәһәр кешеләре тәре йөреше белән Кама яры буенда урнашкан иорданьга төштеләр. 

Кадерле дуслар! 23 гыйнварда Лаеш район мәдәният йортында Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган "Звучи и процветай, Лаишевский край!" фестивале кысаларында районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең отчет концерты була. Концерт 19 сәгатьтә башлана, керү ирекле! Барыгызны да чакырабыз!
 

Район башлыгы Михаил Афанасьев Егорьево авылында коену урынында коенды. Шулай ук барлык лаешлыларны Хач ману бәйрәме белән котлады. Аннан соң чәй табыны артында алар Павел атакай белән коену урыннарын төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 
 


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19 гыйнварда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаеш шәһәренең “Березка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Алтын ачкычлар” музей дәресе үткәрделәр. Чарада балалар һөнәрләр һәм үзеңә һөнәр сайлау кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар. Профориентациягә багышланган мини-күргәзмә оештырылды, материалны ныгыту уен формасында алып барылды.  

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре интернат-мәктәпнең инвалид балалары һәм Лаешның 2нче мәктәбенең 3 “а” сыйныфы укучылары өчен Валентин Катаев тууга 120 ел тулуга багышланган "Лети, лети лепесток" әдәби уены үткәрделәр. Китапханәче белән бергә балалар Валентин Катаев тормышын һәм иҗатын искә төшерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International