Пенсионерларга 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 13 гыйнвардан 28енә кадәр бирәчәкләр. Элек быелның гыйнварында Россия пенсионерлары пенсия һәм даими социаль түләүләрдән тыш бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны да алачак дип хәбәр ителгән иде. Россия Пенсия фонды искәртә, түләүләр түләү эшендәге документлар нигезендә башкарылачак.
Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 7 “б” сыйныфы укучылары өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә "Красивейшие национальные парки мира" виртуаль сәяхәте үткәрделәр. Тыюлыклар һәм милли парклар көне – Россиядә 1997 елның 11 гыйнварыннан башлап билгеләнә торган рәсми бәйрәм
Гимназистларның яңа ел каникуллары кызыклы үтә. Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләр белән бергәләп балалар өчен күңелле чәй табыны оештырдылар.
Яңа ел алдыннан “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексында бәхетле билетлар конкурсы узды, аларга йөзү бассейнына иң актив йөрүчеләр лаек булды. Яңа ел лотереясының җиңүчеләре: Ермолавева Л.А., Ширко Л.И., Германова Г.И.
Аларга бүләк абонементлар һәм йөзү өчен җыелмалар тапшырдылар.
Республиканың матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 25нче Лаеш районы бүлеге гражданнарга 2017 елның 9 гыйнварыннан яңа эш режимы турында хәбәр итә
Комлы Ковали мәктәбе 145 еллыгын бәйрәм итте. Бу бәйрәмдә мәктәпне тәмамләганнар, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары катнашты. Мәктәп турында җылы сүзләр, ветераннарны котлаулар яңгырады, конкурслар җиңүчеләрен һәм иң яхшы укучыларны бүләкләделәр.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2016 ел өчен “Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты” республика конкурсына йомгак ясадылар. Лаеш шәһәре анда мактаулы 2 урынны яулады, министрның беренче урынбасары Алексей Фролов кулыннан бүләкне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлев алды.
Усады прогимназиясенең тату командасы “Олимп” балалар иҗаты үзәге кысаларында балалар арасында панкратион спорт көрәше буенча рейтинглы өйрәнү-тренировка көрәшләрендә 2 урын алды.
27 декабрьдә “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003-2009 елгы балаларны башлангыч әзерләү төркемнәре арасында мәктәп эчендә йөзү буенча «Новогодние старты 2016» ярышлары үтте.
.М.Гайнетдинов тапшырды.
Росреестрның Татарстан республикасы идарәсе гариза бирүчеләргә яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә документлар кабул итү графигы турында хәбәр итә:
2016 елның 30 декабрендә – Казанда 7.00 дән 16.00 гә кадәр, районның башка районнарында – 8.00 дән 16.45 кә кадәр.