Лаеш шәһәрендә шәһәрнең яңа ел чыршысын ачу булды. Район башлыгы Михаил Афанасьев шәһәр кешеләрен һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен театр элементлары белән «Пришла коляда – отворяй ворота» фолщклор бәйрәме үткәрделәр.
Узып баручы елның соңгы көннәрендә купшы һәм матур итеп бизәлгән чыршы басып торган спорт залына Ташкирмән мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Бар балалар да карнавал костюмнарыннан иде. Барысының да кәефе күтәренке, яңа елча.
Столбище ТИҮ рәисе И.Ш.Хаҗиев Тимофеева Антонина Павловнаны 90 яшьлеге белән котлады
25 декабрьдә Казан шәһәрендә республика районнарының ветеринария берләшмәләре оештырган быелгы соңгы "Животный мир у Дворца Земледельцев" авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда үз продукциясен Татарстанның төрле почмакларындагы авыл хуҗалыгы продприятиеләре тәкъдим итте.
Мәктәп каникулы көннәрендә кече сыйныфлар укучылары Габишево авылы китапханәсенә Э.Т.А. Гофманның искиткеч "Щелкунчик и Мышиный король" әкияте белән очрашуга чакырылдылар. Башта балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Аннан соң алар бик рәхәтләнеп әкият буенча төшерелгән мультфильм карадылар. Соңыннан алар әкиятнең аерым эпизодлары турында фикер алыштылар һәм аның эчтәлеге буенча зур булмаган викторина сорауларына җавап бирделәр.
Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның 17декабреннән 19ына кадәр Мәскәүдә ятим балалар һәм әти-әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел чыршысы үткәрде. Безнең балалар йортыннан чыршыга Лукин Вадим барды.
Бүген РФның элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Лаеш районында “Казан” халыкара аэропорты белән янәшә урнашкан “Россия почтасы”ның логистик үзәгендә булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде.
Казан шәһәренең “Корстон” комплексында ТР муниципаль берәмлекләре Советының XI съезды булды. Аннан соң ТР Дәүләт Советында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында узган конкурс нәтиҗәләре буенча ТРның авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына 93 яңа Chevrolet Niva ачкычлары тапшырды. Әлеге чараларда район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә Лаеш районы делегациясе дә катнашты. Яңа машиналарга Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин, Егорьево авыл җирлег башлыгы Рифат Хәмидуллин һәм Куюки авыл җирлеге башлыгы Рәгать Аглюков ия булды.