ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

6 сентябрьдә Бөтендөнья күченүчеләр уеннары кысаларында кыргыз көрәше буенча ярышлар үтте. Анда 26 илдән 121 спортчы катнашты. Ярышлар 55, 60, 66, 74, 84, 96 һәм аннан да югарырак авырлыкларда узды. Анда Татарстан көрәшчеләре дә катнашты: Риназ Гарипов, Рамил Синәкәев, Эмиль Җиһаншин, Алмаз Мостафин, Ренас Кәримуллин, Эльдар Хәмитов. Алар арасыннан призерлар арасында бары тик икесе генә калды: Лаеш районы Пәрәү авылыннан Риназ Гарипов 3 урынны яулады, ә Менделеевсктан Ренас Кәримуллин финалда гына җиңелде.

Риназ Гариповны һәм аның тренеры Анатолий Бозинны җиңү белән котлыйбыз!

Комлы Кавәл авылының кечкенә футболчылары Мәскәү өлкәсендә узган I Бцтенроссия ишегалды спорты фестивалендә катнаштылар. Аларга 11 команда каршы торды. Татарстан Республикасын Комлы Кавәл авылыннан  «Football masters» командасы тәкъдим итте. Тренерлар Дмитрий Грибков, Рушан Турманидзе һәм Александр Стигунов кулы астындагы егетләр алтынчы урынга лаек булдылар. Аларның барысы да Комлы Кавәл авылындагы “Дружба” спорт-күңел ачу үзәгендә тәрбияләнә.


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген “Алтын көз” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында “Бергә эшлик” дигән экологик чара уздырды. Аның максаты булып үсмерләрдә табигатькә яхшы мөнәсәбәт формалаштыру тора. Балалар белгечләр белән Кама елгасы ярын чистартуда катнаштылар.

14 нче сентябьда Хәерби авыл мәчетендә корбан  бәйрәменә багышланган көръән ашы уткәрелде. Табын өчен корбанны хуҗалыгыбыз ООО "Хәерби"дә чалылар. Ак яулыкларын бәйләп әбиләр , кәләпүшләрен киеп бабйлар мәчеткә килделәр.Илебезгә, Татарстаныбызга,районыбызга,  авылыбызга, хуҗалыгыбызга тынычлык, уңышлар теләп , догалар укып табындагы тәм томнардан сыйландылар. Барыбызның да чалган корбаннар кабул булсын.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ташкирмән авылында универсаль спорт мәйданчыгы һәм капиталь төзекләндерү эшләреннән соң авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасы ачылу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Тантана алдыннан ул Башкарма комитет бинасын карап чыкты, монда шулай ук почта бүлекчәсе белән авыл китапханәсе дә урнашкан. Михаил Афанасьев мондый янәшәлекне хуплады, чөнки бер урында төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтергә була. Шулай ук район башлыгы бина алдындагы җирлекнең дә төзекләндереләчәге хакында әйтте. Анда парковка төзү планлаштырыла.

 

Лаеш техник-икътисадый техникумы стундентлары өчен Үзәк китапханәдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга багышланган интеллектуаль уен шулай атала иде. Алып баручылар яшь сайлаучыларның хокуклары һәм бурычлары, гражданнарның сайлауларда катнашу принциплары турында сөйләде. Аннары студентлар партия-командаларга бүленеп, сайлау алды агитация башлады. Катнашучылар алдында шундый бурыч куелды: партиягә исем, программа һәм эмблема уйлап табу. Һәр төркем үзенә электорат җыярга тиеш иде, күбрәк булган саен әйбәтрәк. Монда сайлау кабиналары, сайлау бюллетеньнәре өчен тартмачыклар да бар иде.  Уен нәтиҗәләре буенча “Тере Россия” партиясе җиңү яулады.

Клуб әгъзалары өчен театральләштерү элементлары белән “Мин – булачак сайлаучы!” дигән интеллектуаль- уен оештырылды. Уенны Акыллы Ябалак алып барды, ул балаларны сайлаулар белән, сайлаучының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Урманда баш булып танылу өчен сайлауларда өч персонаж катнашты: хәйләкәр Төлке, явыз Бүре һәм Аю


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Николаевич Шкудовка 91 яшь тулды. Ул “Алтын көз” дигән халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплексы белгечләре карамагында тора. Ул Татарстан прокуратурасының атказанган эшлеклесе булып санала, 39 еллык эш стажының 28 елын прокуратурада эшләгән. Аңа “РСФСРның атказанган юристы” исеме бирелгән, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны” медальләре иясе.

Иван нИколаевичка без ныклы сәламәтлек, озын гомер, балалары һәм якыннарының мәхәббәтендә генә яшәвен телибез!

    

“Көзге изгелек атнасы” ихтыярый акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә безне “Күңел өчен игелеклелек” көтә. Бу көнне Чирпы авыл җирлеге буенча “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы кешеләргә авыл клубында “Чирпышечкалар” ансамбле катнашындагы концерт карауны оештырдылар. Ансамбль башкаруындагы җырлар тамашачыларның күңелен күтәрде.

Район мэдэният йортында Этнэ дэулэт драма театры Туфан Миннуллин эсэре буенча куелган "Мулла" спектаклен курсэтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International