Лаешта депутатлар корпусы сайлаучылар белән очрашты. Чарада VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Очрашу район мәдәният йортында узды.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, коляскадагы инвалидларга махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга онлайн-билетлар сатып алу мөмкинлеге туды. «Россия тимер юллары» мәгълүмат системасының инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) белән интеграциясе нәтиҗәсендә интернет аша билетлар рәсмиләштергәндә мондый опция узган айдан барлыкка килде.
Татарстанда Covid-19 инфекциясе артырга мөмкин. Яшьләр ешрак авырый башлады, яңа мутацияләрне дәвалау өчен дарулар икеләтә доза кирәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар кабинетында узган брифингта сөйләде.
Бүген Казанда аз керемлеләр өчен яңа кайнар ризык пункты ачылды. Хәйрия проектының инициаторы-Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.
Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башкалар буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы һәр сишәмбе саен кабул итә.
Лаеш үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм РҮХнең баш табибы Елена Коробова котладылар.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм район Башлыгы Илдус Зарипов «Лаеш төене»территориясен нәтиҗәле үзләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Бу хакта Төзелеш министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушевка, “Эшлекле бергәлек” эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Аббас Аббасовка һәм Россия товар җитештерүчеләр берлеге президенты Олег Сосковецка “ТАССРның 100 еллыгы” медальләрен тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чара Россия көненә багышланды һәм Казан Кремлендә узды.
"Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән халкыбызның милли бәйрәме-Сабантуй белән котлыйм! Бу көн барлык кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын символлаштыра һәм иң яхшы уңыш елына ышаныч чәчә.
Кырларда эшләү һәрвакыт безнең илдә иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып тора. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итәләр һәм дәүләтнең чәчәк атуына нигез булып торалар.