Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Казанда журналистларга Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 сентябрьдә 12 сәгатьтә Республика телеканалларының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Бүген Лаеш районында ел саен уздырыла торган Horsch гамәли игенчелек буенча семинар узды. Аны үткәрү өчен традицион мәйданчык булып «Сәетов И.Р» КФХ территориясе тора.
Лаеш районында яшәүчеләр Лаешта Экстрим-паркны төзекләндерүнең өченче чираты концепциясе буенча үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Балалар мәйданчыклары, «урам» спорты белән шөгыльләнү өчен урыннар, пинг-понг уеннары өчен зона һәм башка бик күп нәрсәләр быел көздән үк ачык булачак.
Россия Федерациясе Җир кодексының 39.6 ст. 2 п. 15 п., 39.18 ст. нигезендә. "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында" 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясындагы 8 өлеше буенча Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә дәүләт ярдәме программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы оешмаларына авыл хуҗалыгын алып бару яисә авыл хуҗалыгы җитештерүе белән бәйле башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен 16:24:130302:988 кадастр номерлы, мәйданы 253953 кв. м булган җир кишәрлеген арендага бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Бүген, 4 сентябрьдә, Лаеш районының «көньяк парк» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.
Иртәгәдән башлап 17.00 сәгатьтә Татарстанда кур киек кошларына җәйге-көзге ау сезоны ачыла, бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күп функцияле үзәкләр офислары аша "Мобиль сайлау" механизмыннан республиканың 416 кешесе файдаланган инде. Татарстанлыларның алдагы тавыш бирү өчен уңайлы участок сайлау өчен тагын 4 көне бар: гаризаларны кабул итү киләсе сишәмбе, 8 сентябрьдә төгәлләнәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында Татарстанда эссе һава торышы булачак.