Иртәгәдән Татарстанда беренче тапкыр дистанцион форматта узачак ифтар старт ала. Бу республикада барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Өйдәге өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулардан җәфа чигүчеләргә ярдәм итәргә чакырылган волонтерлар саны көннән-көн арта бара. Кешеләр ирекле ярдәмчеләрдән азык-төлекне генә түгел, тормыш өчен мөһим булган дару препаратларын да алып кайтуларын сорый. Хәзер волонтерлар көнгә 400 тапкыр йөри. Республика буенча 8405 гариза теркәлгән инде. Шуларның 8349 ы үтәлгән,56сы эштә.
Тәүлек эчендә Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу белән бәйле 1 412 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Чаралар гамәлгә кергәннән бирле барлыгы 10,5 меңгә якын шундый җинаять ачыкланган. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итә.
Татарстан Милли музеена республиканың иң югары дәүләт бүләген — татар җырчысы Илһам Шакировныкы булган 1 нче номер астында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырдылар. Ядкарьне тапшыру инициативасы белән легендар артистның туганнары чыкты
Татарстанның барлык клиникалары кирәкле медицина җиһазлары, медикаментлар белән, ә табиблар кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры мәгълүматларына караганда, 22 апрель торышына, коронавирус йогышы белән расланган 355 авыруның 149ы стационарда, 166сы амбулаториядә дәвалана, ә 40 кеше терелгән.
Россия Федерациясе территориясендә COVID-19 короновирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында, шулай ук инфекциянең яңа учакларын булдырмас өчен, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 елның 9 маена планлаштырылган бәйрәм салюты гамәлдән чыгару турында Карар кабул ителде.
«ЭКОяз 2020» коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан халкының иминлеге өчен дистанцион форматта уза. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин хәбәр итте.
«Безнең ишегалды» республика программасына гомуми бюджеттан 50 млрд.сум күләмендә елына 10 млрд. сумга якын акча тотарга планлаштыралар. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Татарстанда ялган документлар ясау маддәсе буенча 10 җинаять эше кузгатылган. Сүз эш бирүчедән үз-үзеңне изоляцияләү вакытына күчүне рөхсәт итүче ялган белешмәләр турында бара, дип хәбәр итте брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Өйдә дә файдалы утырырга кирәк. Мәсәлән, юл йөрү кагыйдәләрен кабатларга һәм күп яңалыклар белергә була. ЮИД матбугат үзәгенең яшь хәбәрчеләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ярдәмендә челлендж #Домооставайсяпддзанимайся социаль челтәрләрдәге онлайн-дәресләр белән шөгыльләнүне хуплады.