Халыкара өлкән кешеләр көнендә аның рәсми булмаган исеме “Игелек һәм хөрмәт көне”. Бу көн - өлкән кешеләргә аерым игътибар, алар хезмәтен тану, өлкән буынга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү көне.
Столбище авылы китапханәсе китапханәчеләре Малышева Людмила Ивановна һәм Рыжова Оксана Викторовна мәдәният йорты һәм социаль яклау хезмәткәрләре белән бергә Өлкәннәр кешеләр ункөнлеге кысаларында чара үткәрделәр
Бүген Лаеш районына эш визиты белән туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов килде. Ул «Биосфера» үсемлекләр питомнигы территориясендә урнашкан «Биосфера-фиш» яңа балык үрчетү комплексының туристик яктан җәлеп итүен билгеләде.
Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаганнар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бушлай юридик ярдәм көне булды.
Столбище авылы китапханәсе китапханәчеләре Малышева Людмила Ивановна һәм Рыжова Оксана Викторовна Балалар музыка мәктәбе белән бергә Музыка көненә «Музыка П. И. Чайковского для детей» дигән әдәби-музыкаль сәгать үткәрделәр
Лаеш районы хәрби комиссариаты оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре, хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. Аңа кадәр бәйрәм кунаклары Лаеш шәһәре Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
1 октябрьдә район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш район Советының XXIV сессиясе үтте.
Лаеш районының 2019 елга һәм 2021 елга кадәрге чорга социаль-икътисади үсеше фаразлары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин сөйләде.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Ул башланыр алдыннан яңа җитәкчеләр белән таныштыру булды: Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Егоров, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Александр Портнов, Матюшино авыл җирлеге башлыгы Надия Миңнуллина белән.
2018 елның 28 сентябрендә Сугышчан Дан музеена өлкән буын кешеләре килде, анда «Огненная битва на Курской дуге» чарасы үтте, быел әлеге вакыйганың 75 еллык юбилее. Музей хезмәткәрләре ерактагы 1943 елдагы бөек бәрелеш истәлегенә багышланган интерактив чара үткәрделәр
Бүген, 29 сентябрьдә, туристик маршрут кысаларында Португалиядән туристик төркем Лаеш районына килде. Алар рус халкы традицияләре белән таныштылар, әйлән-бәйлән йөрергә өйрәнделәр, халык уеннарын уйнадылар