Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ЛТЭТ студентлары арасыннан “Дорогою добра” отряды волонтерлары белән “Игелек эшлибез” темасына Түгәрәк өстәл утырышы булды.
9 сентябрьдә бөек рус язучысы Л.Н.Толстой тууна 190 ел була. Пәрәү авылы китапханәсендә "Человек, любящий детей" исеме астында чара узды. Китапханәгә 5 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чираттагы мәртәбә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләрендә кунакта инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге балалары булды. Алар өчен театральләштерү элементлары булган “Мәктәп еллары – искиткеч” уен-дәресе үткәрелде.
4 сентябрьдә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар белән “Экстремизмга – Юк!” ункөнлеге кысаларында «Дети Беслана» презентациясен карау һәм «Патриотическое воспитание граждан в РФ» дәүләт программасы кысаларында «Полководцы Великой Отечественной войны» викторинасы үтте.
Габишево китапханәсендә 9 А сыйныфы укучылары белән “Беслан фаҗигасе кайтавазы” хәтер дәресе үткәрелде. 3 сентябрь – Террорчылык белән көрәштә бердәмлек көне, шулай ук Беслан фаҗигасенең истәлекле датасы.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан каралучы эшләр буенча дәүләт пошлиналарын электрон төстә түләү сервисы эшләнгән һәм кертелгән.
Белем көненә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Лаешның 2нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен театральләштерү элементлары белән «Путешествие в страну Знаний» әдәби бәйрәме үткәрелде.
2018 елның 4 сентябрендә 10.00 дә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт (2 кат, актлар залы) адресы буенча әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр.
Террорчылык проблемасы аерым резонанс ала, чөнки хәзерге шартларда көч куллануга каршы торырга әзер булмаган гражданнар һәм, аеручы куркынычы, балалар аның мишененә әйләнә. Россиягә инле 20 елдан артык даими төстә террорчылык һөҗүмнәре ясала. Беслан шәһәрендә булган террактта 300дән артык кеше террорчылар корбаны була. Аларның 186сы мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар.
Менә инде 70 елдан артык безнең илебез тыныч яши. Сугышның нәрсә икәнен белмәгән буын үсеп җитте. Әмма XXI гасыр Җиребезгә яңа бәлаләралып килде, аның символы “террорчылык” сүзе. Безнең заманга да теракт, террорчылык кебек сүзләр керде.