ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма, чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне ише­тергә туры килә.

Лаеш шәһәренең Кама ярында Семрук тарихи поселениесен төзү дәвам итә. Ул Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерү өчен төзелә. Аны “Россия 1” телекомпаниясе өчен “Русское” кинокомпаниясе төшерәчәк. Даими төстә яңа биналар барлыкка килә. Кирәк булачак 18 бинаның күп өлеше инде әзер. Төзелеш эшләре ахырына озак калмый.

 


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына бер кулланучы шалтыратты. “Кредитка телефон сатып алганда кибет сатучысы-консультант, миннән ризалык сорап тормастан, әле тагын өч акссесуарны өстәп куйган. Моны мин сату-алу килешүе имзалангач кына күреп алдым. Нәрсә эшләргә икән инде хәзер?” – дип аптырады ул.

 

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре эшләрендә  инновацион технологияләр кулланудан һәм үз карамакларындагылар өчен акцияләр үткәрүдән туктамыйлар.

 

Лаеш районының авыл җирлекләрендә ишегалларын төзекләндерү, иҗтимагый киңлекләр булдыру һәм юлларны ремонтлау буенча эшләр дәвам итә.

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре эссе җәй чорында һәм озакка сузылган коену сезонында социаль участокта эшләү кысаларында ведомствоара исәптә торучы гаиләләр һәм социаль хезмәтләр алучылар белән «О безопасности детей на воде»


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Торакка ремонт ясаганнан соң яки яңа тораклы булгач йортыбызны якты-иркен итү өчен барысын да энәсеннән җебенә кадәр уйларга тырышабыз. Бу очракта тәрәзне бизәү дә зур роль уйный. Кайберәүләр аларга пәрдә элү ягын караса, кемнәргәдер жалюзи ошый. Жалюзиларның шулай ук офис бүлмәләрендә дә бик еш кулланылуын әйтеп үтәргә кирәк. Жалюзиларның ниндиләре була соң?

 

Лаеш районы хуҗалыкларында урып-җыю дәвам итә. Татарстанда бөртекле культуралар 133,5 мең гектардан җыеп алынган яки 9 процент мәйданда. Ашлыкның гомуми күләме 404,4 мең тонна тәшкил итә.

Лаеш районында гомуми мәйданы 22 513 га мәйданның 3260 гектары яки 14%ы суктырылган. Ашлыкның гомуми күләме – 9043 тонна, уртача уңдырышлылыгы – 27,7 ц/га.

 

Хөрмәтле лаешлылар!

Барыгызны да урам киносы фестиваленә чакырабыз, ул бүген Лаеш шәһәре яр буенда 20.30 да булачак. Үзегез белән плед һәм фонарь алыгыз. Программада: яшь режиссерларның кыска метражлы фильмнары фестивале, тавыш бирү һәм кино-викторина. Керү ирекле!

 

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Лаеш муниципаль районының “Липки” балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда балаигъ булмаганнар өчен «Правовой Брейн-ринг» һәм футбол буенча мини-чемпионат үткәрделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International