ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

25 гыйнварда “Лира” клубы әгъзалары Пәрәү авылы китапханәсендә актер, җырлар авторы һәм башкаручы Владимир Высоцкийның 80 еллыгына багышланган "Его наследие - песни и стихи" әдәби-музыкаль кичәсенә җыелдылар. Китапханәче Р.Ф.Кәримова балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, аның туганнары, якыннары, коллегалары хәтерендә нинди булып истә калуы турында сөйләде.

Комлы Ковали авылында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләренә кабул итүгә эләгә алдылар. Халык кабул итүне кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт Советы, Конституцион суд аппаратлары; ТР Президентының дәүләт-хокукый идарәсе һәм муниципаль берәмлекләр Советы вәкилләре алып барды.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев район авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыкты. Аерым алганда, ул “Нармонка” хуҗалыгында, Сарапкин КФХда (Тангачи авылы) һәм Андреев КФХда (Сиңгел авылы) булды. Визит барышында мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды һәм конкрет максатлар куелды.


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Сугышчан Дан ассоциациясе җитәкчесе Ринат Хәбибуллин белән очрашу булды. Өлкән буын кешеләре белән әңгәмә вакытында алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча хәзерге вакытта эшләнгән эзләү эшләре турында сөйләделәр. Ахырдан Михаил Черепанов гаиләләренә сугыш кагылган кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.   

“Лаешның 1нче гимназиясе” МБОУ укучылары белән очрашу әңгәмә формасында төзелгән иде. Ринат Хәбибуллин – Сугышчан Дан ассоциациясе җитәкчесе, Михаил Черепанов – Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире  балаларның сорауларына җавап бирделәр: «Ә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү нәрсәгә кирәк? Ул кешеләрне ничек табарга?…».  Ринат Ришат улы, Михаил Валерьевич үзләренең эзләү эше, хәбәрсез югалганнар булып саналган һәм алар эшчәнлеге аркасында исемнәре Ватанга Геройлар буларак әйләнеп кайткан кешеләр турында сөйләделәр.

Район башлыгы Михаил Афанасьев ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация белән очрашты, аның составында архитекторлар, проектлаучылар һәм “Архдесант” вәкилләре бар иде.


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Орел авылы китапханәсендә 4-5 сыйныф укучылары өчен «Сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр» китапханә дәресе үткәрелде.

Комлы Ковали мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен В.С.Высоцкийның 80 еллыгына багышланган «Поющий нерв эпохи» әдәби кичәсе үтте. Авыл китапханәсе китапханәчесе


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Пәрәү авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мәрьям Шакирова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге коллективын яңа начальник белән таныштырдылар, ул – Илнур Җәләлов. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов, район прокуроры Дмитрий Белянин, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International