Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 1 нче гимназиясенең 1 “б” сыйныфы укучылары өчен "Нәрсә ул китап, нигә кирәк ул?"
10-12 ноябрьдә Пермь өлкәсе Кунгур шәһәре көрәш буенча “Урал Кубогы” Бөтенроссия турнирында катнашучыларны кабул итте. Анда Россиянең 12 төбәгеннән 109 спортчы катнашты. Алар арасында Лаеш районы Пәрәү авылыннан Риназ Гарипов та бар иде. 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә киеренке көрәштә якташыбыз финалда гына җиңелде һәм икенче урын алды. Риназны котлыйбыз!
Сегодня в большом зале Совета района прошло совещание "деловой понедельник" под председательством главы района Михаила Афанасьева. Об оперативной обстановке за отчётный период докладывал заместитель начальника ОМВД РФ по Лаишевскому району Айрат Галиев.
11 ноябрьдә Чабаксар шәһәрендә панкратион спорт көрәше буенча Идел Буе чемпионаты үтте, анда Россиянең 8 төбәгеннән командалар катнашты.
10 ноябрьдә Татар Сараланы авылында тантаналы төстә “Авыл клублары” дәүләт программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Бүген район мәдәният йортында Полиция көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, район Советы аппраты җитәкчесе Илнар Хантимеров, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев катнашты.
2017 елның 9 ноябрендә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Березка» балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен“Урман серләре” чарасы үткәрелде. Чара барышында балаларга төрле кошлар тавышын тыңлау, урманда яшәүчеләр һәм үсемлекләр белән танышу мөмкинлеге бирелде. Алар интерактив программада бик теләп катнаштылар.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Россия дәүләт университетының Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин белән очрашты. Алар Лаеш районы һәм РДУ арасында икеяклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев һәм ЛТЭТ директоры Виктор Тябин да катнашты.
8 ноябрьдә район мәдәният йортының 35 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты.
Бүген “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Наталия Белоусова, социаль эш буенча белгечләр Лилия Сытова һәм Дмитрий Ерашов Нурлат шәһәренең “Халыклар дуслыгы йортында” «Эффективные методики организации патриотического воспитания в учреждениях социального обслуживания семьи и детей в Республике Татарстан» семинарында катнаштылар.