ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Татар Сараланы авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы акчалары исәбенә башкарылучы авылларны төзекләндерү эшләре башланды. 350 тонна вак таш, 500 тоннадан артык туфрак һәм ком китерергә планлаштырыла.

 

25 июньдә, район башлыгы Михаил Афанасьев карарына ярашлы төстә, хәрби комиссар Александр Афанасьев җитәкчелегендә Лаеш районы администрациясе делегациясе хәрби частьта булды.

Державино авылы китапханәсендә “Факел” мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Эти забавные животные» уен-викторинасы үткәрелде. Чараның максаты – балаларның хайваннар турында карашларын киңәйтү

25 июньдә чын-чынлап тарихи һәм мөһим вакыйга булды. Иртән бар дөнья мөселманнары, шул исәптән Лаеш районы мөселманнары да, Ураза гаетен билгеләп үтте, ә көндез лаешлылар Могҗизалар тудыручы Николай чиркәвенә төп гөмбәзне урнаштыру тантанасына җыелдылар.


24
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген РФ милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие, генерал-полковник Александр Порядин һәм РФ милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәт идарәсе начальнигы Рөстәм Гомәров рәсми визит белән Лаеш районында булдылар


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Столбищеның “Сказка” балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Мусина Наилә Фәрит кызы өлкән төркем балалары арасында "Быстрее, выше, сильнее!" күңелле стартлары үткәрде

Хәтер һәм кайгы көнендә Сокуры авылы китапханәсе авыл мәдәният йорты һәм мәктәп белән бергәләп мәктәп яны лагеренда “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрде

Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Һәлак булган геройларны искә алырга Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, белем бирү учреждениеләре укучылары, шәһәр кешеләре һәм кунаклары җыелды.

20 июньдә Лаеш шәһәренең үзәк мәчетендә район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән ифтар оештырылды, анда бар районнан мөселманнар җыелды

“Липки” балаларны сәламәтләндерү лагеренда 16 июньнән 3 июльгә кадәр спорт сменасы башланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International