ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген Казан шәһәрендә тәрбиягә бала алган гаиләләр Ассамблеясе тарафыннан үткәрелүче тәрбиягә бала алган гаиләләрнең республика конкурсының финалы булды. Безнең районны Усадыдан Мансур һәм Еленаның тәрбиягә бала алган гаиләсе тәкъдим итте. 

 

Лаеш муниципаль районының «Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Минем гаиләм” темасына рәсемнәр конкурсына йомгак ясадылар.

Конкурста балигъ булмаган 27 бала катнашты. Балалар һәр рәсемгә үзләренең һәм күңелләренең бер өлешен керткәннәр, һәр рәсем индивидуаль һәм үзенчә искитәрлек!

 


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 июньдә Татар Сараланы китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар өчен “Күңелле балачак илендә” бәйрәмчә уен программасы оештырганнар. Чара барышында балалар күңелле уеннарда, әдәби геройларны белү буенча шаян викториналарда катнаштылар. Яңгыр ява башлау да бәйрәм кәефенә комачауламады. Конкурсларда беркем дә җиңелмәде, нәтиҗәдә барысы да татлы призлар алды.

Лаешның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Бәхетле бәләкәч” балалар бакчасына йөрүчеләр өчен "Нам вместе весело играть!" спорт бәйрәме үткәрелде. Алып баручылар аларны Балаларны яклау көне тарихы белән таныштырдылар. Аннан соң балалар конкурсларда, эстафеталарда, "Кенгуру", "Поезд", "Волна", "Горячая картошка", "Меткий стрелок", "Конёк-горбунок", "Весёлая змейка" уеннарында һәм башкаларда катнаштылар.

Җәйнең беренче көнендә Державино авылында Балаларны яклау көненә багышланган «Детство - лучшая страна на свете» уен программасы оештырылды.

Авыл мәдәният йорты мәйданчыгына төрле яшьтәге балалар, педагоглар һәм әти-әниләр җыелды. Алар кунакларны – әкиятләр геройлары  Мальвинаны, Буратино һәм доктор  Айболитны очраттылар. Төрле уеннар, асфальтта рәсем ясаулар, эстафеталар үткәрелде. Чара балалар биюләре һәм истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

30 майда сәнгать мәктәбендә отчет концерты булды. Иң матур номерлар -  конкурслар һәм фестивальләре, солистлар һәм мәктәпләр коллективлары уку елына йомгак ясадылар. Чараның тантаналы өлешендә – гадәттәгечә мәктәпне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру, отличникларны һәм педагогларны бүләкләү. Быел мәктәпне 28 укучы тәмамлады. Алырның 5есе һөнәри укучыларын сәнгать, рәсем сәнгате һәм архитектура белеме өлкәсендә дәвам итәчәк.

Лаеш мәктәбенең татар сыйныфында гореф-гадәтләрне саклыйлар һәм аларны үстерергә тырышалар. Майның соңгы җомгасында 2нче мәктәптә 3 “в” сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре өчен гаилә бәйрәме үтте.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Район Советының кече залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы үтте.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Минзәләдә 2002-2004 елгы егетләр һәм 2004-2006 елгы кызлар арасында йөзү буенча республика беренчелеге тәмамланды. Лаешлылардан тыш иң яхшылар исеме өчен республиканың 12 районыннан иң көчле спортчылар ярышты. Лаеш районы комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе данын тренер-укытучы Р.М.Садыйковта шөгыльләнүче спортчылар яклады.

 

Бүген район Советының зур залында район башлыгы  Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International