ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2017 ел
җомга

Каникуллар башланды һәм дөньяга карашларын киңәйтү өчен мәктәп укучылары Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена активрак йөри башладылар. Бүген, 26 майда, музей буенча экскурсия оештырылды, «Мозаичное плетение» осталык сәгате үткәрелде, Кече Кабандагы “Хуторок” ферма-паркына һәм Россия МЧСының Лаеш шәһәре янгыннан саклану- коткару бүлегенә бардылар.

Лаеш муниципаль районының көнкүреш һәм зур күләмле чүпне чыгару кагыйдәсенең 4.3 пунктына ярашлы төстә, зур күләмле чүп буларак, агачларның киселгән ботакларын махсус мәйданчыкларга куелган зур күләмле чүпләр җыю өчен бункерларга гына ату рөхсәт ителә.

 

Бүген, 26 майда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен “Мин Лаеш шәһәре урамнары буйлап атлыйм” чарасы үтте. Очрашуда укучылар үз шәһәрләре урамнары турында күп нәрсә белделәр. Болар слайдлар күрсәтү һәм соңыннан «Исчезнувшие села. История. Память…» видеоролигын күрсәтү белән үрелеп барды.


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район Советының кече залында Идел төбәкара табигатьне саклау прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм район прокуроры Дмитрий Белянин гражданнарны уртак кабул итү оештырдылар.

 


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Сокуры авылы китапханәсендә социаль хезмәткәрләр, ветераннар советы рәисе белән берлектәчара оештырылды. “Умелых рук творение" осталык сәгате экология елына багышланган иде. "Ветеран" и "Хозяюшка" клубы әгъзалары табигый материаллардан эшләнмәләр ясадылар. Китапханәче "Рукам-работа, душе-радость"  китап күргәзмәсе һәм чарада катнашучылар эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә оештырган.


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

21 майда Никольский авылында “Каравон" рус фольклорының XXV Бөтенроссия фестивале үтте. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры Александр Журавский һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

17 майда, халыкара музейлар көне алдыннан, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Моя семейная реликвия» район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Катнашучылар "Исчезнувшие села. История. Память..." күргәзмәсе белән таныштылар, аларга су баскан зонада калган авыллар тарихы турында сөйләүче ролик күрсәтелде. Буклетны тәкъдир итү булды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният учреждениеләренең иң яхшы проектларын яклау Гранты кысаларында оештырылды.  

Бүген Лаеш интернат мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Особенности реализации адаптированных программ для детей с ограниченными возможностями здоровья» темасына семинары үтте.

 


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган “Һәр нәрсәнең башы – Туган йорт” социомәдәни чара үтте.

Үзәк белгечләре бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Балалар белән әти-әниләр конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар, күп уңай тәэсирләр алдылар.

 

70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче һәм мөстәкыйль төстә үзләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаучы һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре тарафыннан өйләргә йөрү оештыла. Үзәк белгечләре олы яшьтәге гражданга килгәндә таныклык күрсәтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International