ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!

Лаеш районы башкарма комитеты  искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.//uslugi.tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү”


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

14 майда сәнгать мәктәбенең  "Экспромт" хореография коллективы (урта төркем) берьюлы ике конкурс җиңүчесе булды!"Универсиада" спорт комплексы спорт залында "Возрождение" Бөтенроссия конкурсы сәхнәсендә һәм Халыкара “Иҗади уңыш” конкурсында.

Ике конкурста да коллектив ике номинациядә программа башкарды һәм барысы буенча да 1 урыннар алды.

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев отчет чордагы оператив хәл турында доклад ясады.

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә профилактика системасы хезмәтләре белгечләре белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган чара үтте.

 


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Габидуллина Альмира Илгиз кызы Җиңү көненә багышланган «Поклонимся великим тем годам» сыйныф сәгате үткәрде.

 

2017 елның 29 апреленнән 9 маена кадәр Столбище мәктәбенең составында Булкин П.Н. җитәкчелегендәге укучылары һәм студентлар булган “Отечество” командасы Мясной Бор авылы янында бөтенроссия Хәтер вахтасында катнашты. 


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

9 майда Лаеш шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үтте. Иртән район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Фёдор Фролов “Җиңү бакчалары” Бөтенроссия акциясе кысасында Лаеш районының 1 гимназиясендә алмагачлар аллеясе утырттылар. Аларга уку йорты укучылары да кушылды. Әлеге гимназиядә ветеран 1970нче елларда директор булып эшләгән.  

 


6
май, 2017 ел
шимбә

Бүген Лаеш районының мөселман мәхәлләсе лидерын – мөхтәсибне сайлаулар булды. Лаеш шәһәренең үзәк мәчетендә район авыл җирлекләреннән имамнар җыелды. Алар бертавыштан мөхтәсиб урынына Равхат хәзрәт Гатауллин кандидатурасы өчен тавыш бирделәр. Чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.  

Урта Девятово мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Елена Николаевна "Айтматовские чтения" II халыкара фәнни-практик конференциядә 2 дәрәҗә диплом алды. Елена Николаевнаны котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Ташкирмән мәктәбендә “Үлемсез полк” акциясенә әзерлек бара. Мәктәп китапханәчесе Киселева Ирина Андреевна укучыларны Георгий лентасыннан матур брошьләр ясарга өйрәтә. Ул осталык сәгатьләре үткәрә. Боларның барысын да сабырлыгың җитсә үзең ясарга мөмкин.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International