Бүген Комлы Ковали авылында яшәүче Валентина Слепнева 90 яшьлеген билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын котларга район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина килде. Ул юбилярга РФ Президентыннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата бүләк тапшырды. Илгизә Тимершина Валентина Ивановнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм якыннары мәхәббәтен теләде.
Лаеш районы ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2016 елда 127 туй булган, ә 102 пар аерылышкан. 313 бала теркәлгән (2016 елның 1 декабренә балалар туу халык үлеменнән артыграк).
Иң өлкән яшьтәге кияүгә 73 яшь тулган, ә аның кәләшенә – 69 яшь. Иң яшь кәләшкә 19, аның киявенә шулай ук 19 яшь.
Гыйнварь яңа өйләнүшечеләргә ишекләрен ачты. Лаеш районы ГХАТ бүлегендә 1-нче пар яшь өйләнешүчеләр, гаилә корып алтын балдаклар алышып бер-берен тәбрикләделәр. Язылыштыручы аларга ныклы гаилә бәхете теләде.
11 гыйнвар шактый “әдәпле” халыкара дата. Сезнең авыздан чыгучы рәхмәт сүзләре тәрбия һәм мәдәнилек турында сөйли. Гади, әмма әһәмиятле “рәхмәт” сүзе безнең тормышны шактый җиңеләйтә, чөнки нәкъ менә әдәпле кешегә карап елмаялар, башка кешеләр аңа игътибар итәләр.
Китапханә абонементында ясалган күргәзмәдә балалар өчен танылган балалар язучылары Г.Остер, А.Волкоа, Э.Сэтон–Томпсон, В.Бианка, К.Булычев һәм башкаларның әсәрләре тәкъдим ителгән. Фантастика һәм маҗаралар яратучылар күргәзмәдә Р.Сабатини, С.Хаггарт, Д.Ф.Купер әсәрләрен таба ала.
2017 елның 16 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Лаеш муниципаль районының авыл җирлекләрендә Лаеш муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьев, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм район звеносы җитәкчеләре катнашында “2016 елда авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшчәнлеге турында” мәсьәләсе буенча авыл җирлекләре Советларының отчет утырышлары булачак.
Лаеш районы Комлы Ковали авылы “Дружба” үзәге спортчылары Козьмодемьянск шәһәренең (Марий Эл республикасы) ачык беренчелегеннән җиңү белән кайттылар. Ярышларда алты төбәк каратэчылары катнашты: Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре, Татарстан, Марий Эл республикалары, Мордовия һәм Чувашиядән. Нәтиҗәләр: Айнур Вахитов - 1 урын (тренеры Тимур Сабитов), Рәзил Хәйретдинов - 2 урын (тренеры Тимур Сабитов).
Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә яңа 2017 елда беренче “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Анда узган яңа ел каникуллары, агымдагы мәсьәләләр һәм быелга планнар турында фикер алыштылар
Пенсионерларга 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 13 гыйнвардан 28енә кадәр бирәчәкләр. Элек быелның гыйнварында Россия пенсионерлары пенсия һәм даими социаль түләүләрдән тыш бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны да алачак дип хәбәр ителгән иде. Россия Пенсия фонды искәртә, түләүләр түләү эшендәге документлар нигезендә башкарылачак.
Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 7 “б” сыйныфы укучылары өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә "Красивейшие национальные парки мира" виртуаль сәяхәте үткәрделәр. Тыюлыклар һәм милли парклар көне – Россиядә 1997 елның 11 гыйнварыннан башлап билгеләнә торган рәсми бәйрәм