ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

17 майда Татарстан Росреестрының барлык җирле бүлекләрендә 8.00 дән алып 17.00 гә кадәр гражданнар өчен кайнар линия узачак. Анда җиңеләйтелгән рәвештә күчемсез милеккә хокукларны теркәү (“Дача амнистиясе”), әлеге теркәүгә туры килгән объектлар, дәүләт пошлинасы күләме һәм башка теркәү нечкәлекләре буенча сораулар кабул ителә. Кайнар линиянең телефоннары Идарәнең рәсми сайтында

rosreestr.tatarstan.ru Гражданнарны кабул итү – Кйнар линияләр бүлекчәсендә язылган.

 

11 майда Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәдә Татарстан буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге белгече Гадилә Кәримуллина, Татарстан Республикасының дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру программасы кысаларында “Дәүләт җир күзәтчелеге һәм муниципаль җир контроле” темасына лекция уздырды.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш районында язгы кыр эшләре дәвам итә. Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Чирпы авыл җирлегендә урнашкан Илнур Сәетовның фермер хуҗалыгы кырларында булды. Ул эш барышы белән танышты һәм хуҗалык җитәкчесеннән киләчәк уңышка карата планнары турында белеште. Шулай ук район башлыгы механизатор Нияз Хуҗин белән аралашып алды, соңрак аның белән “Хорш” чәчү комплексы таккан “Челенджер” тракторында йөрде.

 

Ташкирмән авылы мәктәбенең 2 сыйныф укучылары класс сәгатендә “Минем гаиләм” темасына проектларын якладылар. Алар үзләренең гаиләләре , гаилә традицияләре, гаиләләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләде

Лаеш районы эшмәкәрләренең эш көне иртәнге аштан башланды, анда аларны район башлыгы Михаил Афанасьев чакырды. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар үзләренең көнкүреш проблемаларын сөйләде, планнары белән уртаклашты, киләчәккә бурычлар куйды, шулай ук алар сорауларын район башлыгына бирә алды. Әйтергә кирәк, иртәнге ашта Башкарма комитетның һәм җаваплы хакимият органнарының җитәкчеләре дә бар иде. Очрашуда гөмбә, җиләк, балык, синтетик каучук, медицина инструментлары, автомат капкалар җитәштерүчеләр, сәнәгать парклары резилдентлары һәм җитәкчеләре, консалтинг ширкәте җитәкчесе катнашты.

 


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татар Янтыгы авылы зират коймасын яңартуда катнашкан хәйриячеләр исемлеге белән китап дөнья күрде. Гомумән алганда, 500 мең сумга якын акчаны җирле халык та, чыгышы белән шушы авылдан булган кешеләр дә җыйган.


9
май, 2016 ел
дүшәмбе

Лаеш районы халкы “Үлемсез полк” маршында катнашты, алар шәһәребез урамнарыннан йөрделәр. Катнашучылар кулларында язмыш җилләре дәһшәтле сугыш кырларына ташлаган үзләренең ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары фотолары һәм портретларын тоттылар. Нәкъ менә аларның батырлыгы һәм тырышлыгы аркасында безнең бүгенге күгебез аяз, көнебез тыныч. Акциядә 1000 гә якын кеше катнашты, “Үлемсез полкта”, Совет һәм Исполком хезмәткәрләре белән,  район башлыгы Михаил Афанасьев та барды.

9 майда Лаеш шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Парадта район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Моңа кадәр, шәһәр Башкарма комитеты бинасыннан Җиңү паркына сугыш чорындагы солдат формасыннан район мәктәпләре укучылары, шулай ук полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тантаналы рәвештә уздылар


6
май, 2016 ел
җомга

5 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Лаеш районында булды. Монда ул “Егорьево теплицалары” теплица комплексына һәм “Биосфера” питомнигына кереп чыкты. Шулай ук теплица җирлегендә ул районның авыл башлыклары һәм берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре белән очрашты


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Җиңү көне уңаеннан, “Ветеранда булып кайт!” патриотик акциясе кысаларында, Үзәк китапханә хезмәткәрләре үз укучылары – Бөек ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларында кунакта булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International