Татарстан укучыларының көзге каникуллары 3 нче ноябрьдән 9 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар белән бер рәттән ата- аналарның да 1,2 һәм 3 ял итергә мөмкинлееләре булачак.
Имәнкискә урта мәктәбе китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова V халыкара “Белем җәүһәрләре“ интернет-проектлар конкурсы дипломанты булды. Ул “Нигез ташым“ һәм “Халкым минем“ номинацияләрендә шул тәртиптә икенче һәм өченче урыннар алды. Кәүсәрия Гаяз кызының “Дустым китап“ сайты эчтәлекле һәм эшләр өчен уңайлы дип танылды. Җиңүчеләрне бүләкләү Г.Камал исемендәге театрның кече залында үтте.
Ел башыннан алып гражданнардан 18 680 мөрәҗәгать булган, шуларның 12 040 ы уңай хәл ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белдерде.
Татарстан укучыларының көзге каникуллары 3 нче ноябрьдән 9 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар белән бер рәттән ата- аналарның да 1,2 һәм 3 ял итергә мөмкинлееләре булачак.