ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион» -2014 республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән иске машиналарны утильләштерү турындагы программа 1 сентябрь көнне гамәлгә керде. Машина сату салоннары исә, шуны гына көткәндәй, клиентларына берсеннән-берсе мавыктыргычрак шартлар тәкъдим итә башлады. Чынлыкта исә, әлеге программадан файдалануның төгәл кагыйдәләре һаман да билгеле түгел икән.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылдылар. Татарстан Республикасы Президенты эшкә велосипедта, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы җәяү килде
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллективына яңа министр Владимир Леоновны тәкъдим итте һәм Дәүләт Советына эшкә күчүче элеккеге министр Рафис Борһановка изге теләкләрен җиткерде.

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә

19 сентябрь көнне Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең III жәйге Спартакиадасының зона ярышларына старт бирелде. Биредә 9 районның муниципаль хезмәткәрләре ике көнгә сузылган бәйгедә мини-футбол, волейбол, җиңел атлетика, бадминтон, шахмат, баскетбол һәм өстәл теннисы буенча көчләрен сынаячаклар.

Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов спортчыларга уңышлар теләде һәм уеннарны ачык дип, игълан итте.


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Аның максаты – өйдә шүрлекләрдә яткан китаплар һәм журналларны башка укучыларга илтү.
18-21 сентябрьдә “Без бер ил - без бер халык” дигән форум уза. Башкалабыз Казанда узучы әлеге чара экстремизм һәм терроризм очракларын булдырмау максатыннан оештырыла.
Соңгы елларда татар театрлары дөнья классигы Ульям Шекспирга еш мөрәҗәгать итә башлады. Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры быелгы сезонда Шекспирның “Ричард III” әсәрен тәкъдим итәчәк
Статистик мәгълүматларга караганда, 16 нчы сентябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15140 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 7 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе һаман да 0,74% тәшкил итә
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 48676  вакансия исәпләнә.  10 нчы сентябрьдән алып 15 нчы сентябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 4598  гә якын булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International