Үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен яхшырту, шәхес формалаштыруга ярдәм итү максатыннан Россия Федерациясе Президенты “Россия укучылары хәрәкәте” оешмасы оештыру турында Боерык чыгарды
Сез Лаеш районы яңалыклары белән безнең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтлар аша да таныша аласыз:
1 сентябрьдә Нармонка авылының урта мәктәбендә Белем көне узды. Нармонка авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Д.Стерякова укучылар һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм беренче сыйныфка баручыларга бүләкләр тапшырды.
Татарстан икътисад министрлыгы муниципаль район һәм шәһәр округларының 2016 елның гыйнвар-июль айларына социаль-икътисадый үсеш рейтингын тәкъдим итте.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан шәхси хуҗалыкларында 2016 елда бер яшьтән зуррак булган сыер яисә кәҗә тотучыларга чыгымнарын каплау өчен субсидия бирү максатыннан авыл җирлекләреннән документлар кабул ителә. Субсидия түбәндәгечә түләнеләчәк: бер яшьтән зуррак булган сыерга – 3000 сум, кәҗәгә 1000 сум. Субсидия ел дәвамында әлеге терлек санын киметмәгән, ягъни суймаган яисә сатмаган, кешеләргә генә бирелә.
Комлы Кавәл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Кузьминична Лысенко 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина килде.
Бүген Лаеш районының барлык белем бирү оешмаларында Белем көне уңаеннан беренче кыңгырау чыңлады. Усад прогимназиясендәге тантаналы линейкада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Монда беренче сыйныфка 32 бала укырга керде. Шунысын әйтергә кирәк, республикада 6 прогимназия исәпләнә, шуның берсе Лаеш районы Усад авылында эшләп килә. Әлеге оешмада 19 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.
Татарстан басуларында урып-җыю төгәлләнә. Лаеш игенчеләре нәтиҗәле хезмәт куйдылар.
Карадули һәм Нармонка авыллары китапханәсе балалар өчен “Җәйге күңел ачулар” дигән саф һавада уеннар уздырды. Балалар төрле конкурсларда көч сынашты: “Спорт турында барысы да” викторинасы сорауларына җавап бирделәр; ике командага бүленеп, “Су үткәргече”, “Скакалка һәм обруч белән”, “Переправа”, “Көнгерәдән дә ким түгел” кебек эстафеталарда катнаштылар. Чара ахырында бөтен балалар да “Мин җәйне ясыйм!” дип асфальтта рәсемнәр ясады.
Лаеш шәһәренең Горький паркында район халкы барлык Татарстан белән берлектә Республика көнен билгеләп узды. Бәйрәм чарасында Татарстан мәдәният министры Айрат Смбагатуллин һәм район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.