ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

30 августта Каип авылы мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган “Мин яратам сине, Татарстан!” чарасын уздырды. Аның кысаларында “Син үзеңнең республкаңны беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үтте һәм “Татарстан хәзинәләре” дигән видеофильм күрсәтелде. Ахырда исә дискотека оештырылды.

Казан шәһәрендәге Камал театры каршында Республика көненә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” дигән бәйрәм концерты узды.

Комлы Кавәл авылындагы “Дружба” спорт-күңел ачу үзәгендә бадминтон буенча район ярышлары узды. Аның кысаларында 2003, 2004 һәм 2005 елгы егетләр арасында иптәшләр очрашуы булды.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Һәр кешенең тормышында туй –ул онытылмаслык көн. Республика көне алдыннан Лаеш районы гражданлык актларын теркәү бүлегендә, тантаналы рәвештә яңа гаилә – Александр Викторович һәм Алина Петровна Никушиннар – теркәлде.

Өченче ел рәттән Республика көне алдыннан 29 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән, республиканың иң яхшы гаиләләрен тәбрикләү буенча  танталаны кабул итү узды. Гаилә ул кешедә булган иң уалучан һәм мөһим, кыйммәтле нәрсә. Гаилә –ул безнең яшәү рәвешебезнең көчле терәге. Лаеш районындагы шундый гаиләләрнең берсе Николай Петрович һәм Татьяна Станиславовна Макаровлар. Алар быел “Татарстан республикасының иң яхшы гаиләләре” кабул итүендә катнашты. Макаровлар бергә торуларының 50 еллыгын бәйрәм итә.

26 августта Атабайда "Кичке уен" исеме астында авыл көне узды. Бәйрәм мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге ярдәмендә әзерләнгән. Бар халык чарада биеде, җырлады. Бергә 50 ел гомер итүче Хәмитовлар гаиләсенә район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән бүләкләр тапшырылды. 

Якшәмбе көн кичен лаешлылар шәһәр пляжында зур телевизор каршында уздырдылар. Анда беренче ачык кино күрсәтү оештырылды, тамашачылар "Легенда №17" киносын карадылар. Сеанс халык арасында зур кызыксыну уятты, чөнки яраткан фильмны ачык күк астында карау аерым хис-тойгылар кичеррегә мәҗбүр итә.

Лаеш районы матбугат хезмәте


26
август, 2016 ел
җомга

Бүген Хәерби авылында Казан медик-инструментлар заводы нигезендәге бер мәртәбә кулланылышлы стериль медицина җиһазлары җитештерү комплексы төзелешенә капсула салу буенча тантаналы чара узды. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Михаил Афанасьев, билгеле совет һәм Россия кардиохирургы Ринат Акчурин, Казан медик инструментлар заводы генераль директоры Нур Шакиров катнашты.

 

29 августта 18:00 дә Лаешның Собор мәйданында  «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” исемле республикакүләм эстафета узачак. Лаешлылар катнашучыларның чыгышларын тыңлый һәм районыбызның үсешеннә кагылышлы сораулар бирә алачак. 

Бүген Лаеш районындагы “Алтын көз” гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” дигән акциядә катнаштылар.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International