ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова 2021 елның 2 июнендә Лаеш районры гражданнарын шәхси видеоконференция аша кабул итәчәк. Язылу өчен номер: (84378) 2-80-92,


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Александра Яковлевна Зуйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аны район Башлыгы Илдус Зарипов котлады:

Лаеш районында яшәүче Равил Камалов үз гаражында СССР чорындагы әйберләр музее оештырган. Бу хакта «Татар-информ»МА хәбәр итә.

Хуҗалык корылмасының кечкенә генә бүлмәсендә ул винтаж һәм раритет предметлар экспозициясен урнаштырган.


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

31 майдан балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнар өчен «кайнар линия» оештырылды.

                  1967 елда һәм аннан соң туган гражданнарның 2002 елдан 2013 елга кадәр, дәүләт ярдәменнән файдалану программасында катнашучылар һәм ана (гаилә) капиталы акчасын пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдерүчеләрнең пенсия тупланмалары формалаша.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Эшмәкәрләр икътисад һәм җәмгыять үсешенең алга китеш үзәге булып торалар, аларның проектларын тормышка ашырырга омтылулары зур хөрмәткә лаек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия эшкуарлары көненә багышланган республика эшкуарлары белән очрашуда хәбәр итте.

Татарстан бизнесы республика һәм Россия икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә, шулай ук, яңа эш урыннары ачып, кешеләрне товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итеп, тотрыклы тормыш өчен нигез булдыра. Бу хакта ТР эшкуарларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.

Балалар Республика клиник хастаханәсе җирлегендә балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге 18 июньдә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

 

Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев коронавируска каршы вакцинация ясады. Бу хакта социаль челтәрләрдә 18-нче номерлы сырхауханә битендә хәбәр ителә.

 

Ел саен үткәрелә торган «ел агачы» халыкара конкурсында тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк. 
Шулай ук конкурста Шаляпин чыршысы, дюн комнары патшабикәсе, Бавар урманы картлары һәм башка уникаль тарихи табигый раритетлар катнаша.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International