Рөстәм Миңнеханов авылда ялгыз ир-атлар хатын-кызлар белән таныша алсын өчен күчмә дискотекалар үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан журналистлар белән очрашуда сөйләде.
Татарстанда милли проектлар буенча узган ел 341 социаль һәм инфраструктура объекты төзелгән һәм ремонтланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
Роспотребнадзорның ТР Идарәсендә яңа коронавирус йогышы очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан гражданнар өчен коронавирусны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады.
Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы төбәк башкарма хакимият органнарының нәтиҗәлелек рейтингын җитәкли. Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) 2019 ел өчен йомгаклау исемлеген әзерләде.
7 март көнне Татарстан территориясендә көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Бүген Лаеш районы башлыгы гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады:
«Сез җәмгыятьтә төп рольләрне уйныйсыз, безне, ир-атларны яңа җиңүләргә рухландырасыз.
Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Үзеңне республика тарихында тап” конкурсы старт алды. Җиңүчегә - «айфон» биреләчәк. Катнашу өчен гаилә фотосын һәм аның белән бәйле тарихны
Безнең бурыч - 2030 елга тулаем региональ продукт күләмен кимендә 5 трлн сумга җиткерү. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Коллегия утырышы Казанда Ленин ис. мәдәният йорты мәйданчыгында узды.
2020 елның гыйнвар ае өчен Татарстан районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингы республика Икътисад министрлыгы сайтында басылды. Гыйнвар ае өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били
Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырыла.