ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасы ана капиталы программасын киңәйтүгә юнәлдерелгән төзәтмәләрне кабул итте.

Ана капиталы күләме арттырылачак. Әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан туган яки уллыкка алынган булса - 466 617 сум, мондый гаиләдә икенче бала туганда ана капиталы 150 мең сумга артачак һәм гомуми суммасы 616 617 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр икенче бала яки аннан соңгы балалар 2020 елдан башлап туган икән — 616 617 сум.

 

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм" генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.

Конкурс 2020 елның 20 апреленә кадәр үткәреләчәк. Төп максаты-гаилә шәҗәрәләре традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга ярдәм итү.

«Зур юлның Бөек башы»  - шундый исем астында Үзәк балалар китапханәсенең уку залында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә – карау оештырылды.

                Күргәзмәнең һәр бүлегендә республикабызның тарихи, мәдәни, рухи һәм әдәби мирасы турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителгән.


23
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, офицерлар, прапорщиклар, сержантлар, запас солдатлары һәм Лаеш муниципаль районы халкы! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

23 февраль - буыннар бәйләнешен, туган җиргә фидакарь хезмәт күрсәтүне үз эченә ала.


22
февраль, 2020 ел
шимбә

27 февральдә 14.30 да Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәбе базасында «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узачак.


21
февраль, 2020 ел
җомга

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны, хәрбиләрне, офицерларны, прапорщикларны, сержантларны, запас солдатларны һәм Лаеш муниципаль районы халкын район җитәкчесе Илдус Зарипов котлады.

Лаеш муниципаль районының Имәнкискә авылы мәдәният йортында “Иң яхшы вожатый – 2020” республика конкурсының финалы узды. Финалда Татарстан Республикасының 42 муниципаль районыннан 48 отряд вожатые катнашты.

Конкурс Татарстан Республикасында 2000 елдан бирле үткәрелә һәм «Татарстан Варислары Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасының бренд проектына әверелде.

 Бүген Лаешта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы филиалы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге эшчәнлеге турында җитәкчесе 


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты «Соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча закон бозу фактлары турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының «Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү» һәм «Хезмәт өчен түләүнең яшерен рәвешләре» бүлекләренә хәбәр итәргә мөмкин, дип искәртелә https://uslugi.tatarstan.ru  сайтында

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының балыкларга кислород җитмәүне булдырмау буенча чираттагы чараларын Лаеш муниципаль районында оештырдылар.

Акция Советлар Союзы Герое, зур стажлы балыкчы - Борис Кузнецов һәм ТР Хәрби комиссариатының Лаеш районы буенча җитәкчесе җитәкчелегендә узды. Балыкчылар, егерьлар да актив кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International