Сокуры мәктәбендә “Компьютер грамоталылыгы нигезләренә” өйрәтү булды. Студентлар арасында Лаеш районы “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тәрбиясендәгеләр - Бәширов А.А. һәм Грибошников Г.К. да бар иде.
Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Мельников Владиславны, шулай ук аның сыйныф җитәкчесе Корчагина Евгения Руслановнаны котлыйбыз. Алар мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылган "Сказка своими руками" декоратив-гамәли иҗат конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Афәрин!
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, бүген, 4 декабрьдә, музей хезмәткәрләре тарафыннан “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәп” ГБОУ тәрбияләнүчеләре өчен Сугышчан Дан музее буйлап экскурсия үткәрелде. Балаларга “Фронт хатлары” чарасы тәкъдим ителде, анда алар язма – А.М.Пузраков хатирәләрен тыңладылар, “Катюша” җырын башкардылар, фронт хатларын төрү техникасы буенча осталык сәгатендә катнаштылар.
Бүген Лаеш районы суды коллективын яңа җәмәгать судьясы белән таныштырдылар. Ул Клюев Игорь Анатольевич булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев, район прокуроры Дмитрий Белянин, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.
2017 елның 5 декабренә 10 сәгатькә «Казанская Ривьера» комплексында оешмалар һәм ЕНВД түләү сыйфатында махсус салым режимнары кулланучы шәхси эшмәкәрләр һәм салым салуның патентлы системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр тарафыннан контроль-касса аппаратларыннан файдалануга багышланган конференция кичектерелә.
1 декабрьдә, Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары арасыннан волонтерлар Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә “Үсмерләргә СПИД турында” һәм “Венерик авыруларны профилактикалау” темаларына буклетлар тарату буенча «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе үткәрделәр.
Һәр елны Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Казан шәһәрендә «Доступное кино» акциясе үткәрелә. Быел акция башкалабызда бишенче тапкыр үтә. Аны ТР «Татаркино» ДБУК, «Мир» кинотеатры, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республиканың махсус китапханәсе тарафыннан ТР мәдәният министрлыгы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәе оешмасы ярдәме белән үткәрелә.
3 декабрьдә Урта Девятово авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Блохина Анна Константиновна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
“Бердәм Россия” партиясенең ТР Лаеш районы Татар Сараланы авыл җирлегенең беренчел бүлекчәсе Республиканың авыл җирлекләре арасында “Иң яхшы беренчел бүлекчә” конкурсында 1 урын алды.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районннары территориаль бүлеге хәбәр итә: 2017 елның 1 декабрендә чишмә суын һәм чишмә янындагы туфракны лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә Урта Девятово авылы чишмәсендә лептоспироз кузгатучы табылды.