Үзәк китапханәдә шушы исем астында Әниләр көненә багышланган музыкаль-шигъри кичә үтте. Россиянең ноябрь календаренда бик яхшы һәм һәркемгә аңлаешлы бәйрәм бар, ул иң якын һәм кадерле кеше – ӘНИгә багышланган.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев районның җирле православие дине әһелләре һәм районның мәхәллә активы белән очрашты. Анда динне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук ТРның православие җәмгыятенең III форумына делегатлар сайлау булды. Ул 24 ноябрьдә Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу комплексында үтәчәк. Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге Лаеш районы делегациясе составына 22 кеше керде.
Тәрбияче Гөлчәчәк Ибраһимова балаларга нәкъ 20 ноябрь көнне БМОның генераль ассамблеясы барлык илләргә Бөтендөнья балалар көнен бәйрәм итәргә тәкъдим итте.
Халкы 500 меңнән азрак булган шәһәрләрдә кинотеатрларны яклау буенча конкурс кысаларында кино фонды 1 миллиард күләмендә субсидия бүлеп бирде.
Соңгы вакытта интернетта кайбер сайтлар барлыкка килде, аларда СНИЛС номеры яки паспотр мәгълүматлары ярдәмендә “шәхси иминият фондлары тарафыннан акчалата түләүләр барлыгын” тикшерү мөмкинлеге тәкъдим ителә.
Кадерле дуслар! 21 ноябрь көнне Лаеш шәһәре мәдәният йортында РФның атказанган артисты, ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов концерты булачак. Башлана 19 сәгатьтә, билет бәясе 650 сум тора. Барыгызны да концертта көтәбез!
19 ноябрьдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев «Iida Sangyo» япон компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Лаеш районына вәкиллекле делегация килде: компания президенты Масаши Каней һәм тәэмин итү департаменты директоры Татсуйа Окава. Алар бизнес алып бару өчен мәйданчыклар белән таныштылар һәм район башлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләрен карап тикшерделәр. Компания ТР Лаеш районында үз җитештерүен урнаштырырга планлаштыра.
Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
19 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салымы буенча референдум булачак. Сайлау участокларында тавыш бирү сәгать 7дә башланып 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Үзең белән РФ гражданы паспорты булу кирәк.
Яңа ел алдыннан ни теләсәң шул тормышка аша диләр... Ә Сез бүләккә нәрсә алырга теләр идегез? “Алтын көз” үзәге белгечләре “Кыш бабайга хат яз” хәйрия акциясе кысаларында ведомство һәм ведомствоара исәптә торучы балаларга әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хатларында балалар үз хыяллары турында, Кыш бабайдан бүләккә нәрсә алырга теләүләре турында сөйләделәр. Алар Кыш бабай бар хыялларны үтәр һәм сюрприз алып килер дип ышаналар.