ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

11 августта “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүендә ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты ярдәмчесе Юлия Сафина һәм район Советының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча белгече Фатыйма Сакаева гражданнар кабул иттеләр.

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!

Лаеш районы башкарма комитеты  искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була.

 


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Безнең җәмгыятьтә рухи һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Ташкирмән мәктәбе замана белән бергә атларга тырыша. Укучылар үз халыкларының мәдәниятен һәм тарихын өйрәнеп кенә калмыйлар, ә аларны Россиянең төрле почмакларыннан килүче туристларга аңлаешлы һәм кызыклы формада тәкъдим итәләр. Бүген Ташкирмән мәктәбенә Екатеринбург, Белгород, Новоуральск, Всеволожск, Новосибирсктан туристлар килде. Гадәттәгечә аларны мәктәпнең “Көмеш” иҗат коллективы каршы алды. Туристларны керәшеннәрнең үзенчәлекле фольклоры һәм мәктәпнең туган якны өйрәнүче этно-музееның кызыклы экспозицияләре белән таныштырдылар.

9 августта “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Лаеш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүендә пенсия фондының Лаеш районы бүлеге начальнигы Ирина Алешина һәм район Советының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча белгече Фатыйма Сакаева пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итте.

 

Кеше искиткеч организмга ия. Әмма аны ничек сакларга? Һәм ни өчен? Безнең организмга кем дә булса яки нәрсә дә булса яныймыни?

7 августтан 9ына кадәр Алабугада мәктәп укытучыларының VIII халыкара фестивале үтте, анда Лаеш районы вәкилләре дә катнашты

Һәр атнаны балалар спорт мәктәбенең спорт мәйданчыгына спорт уеннары уйнарга йөриләр. Бу юлы да балалар күңелле гөрләшеп мәйданчыкка юнәлделәр. Мәйданчыкка килгәч алар яшел үлән арасында җәтмәгә буталган керпене күрделәр. Керпе бик кечкенә һәм тоткынлыктан котылырга теләп бик хәлсезләнгән иде. Бар балалар йөзендә дә җан иясен жәлләү чагылды.

 


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге китап укучылар өчен «Пять нот здоровья» китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмә 5 бүлектән тора. Беренче «Спорт  ради  здоровья, здоровье  ради  жизни» 


21
июль, 2017 ел
җомга

Җәй – актив ял өчен генә түгел, кызыклы китаплар белән танышу өчен дә бик яхшы мөмкинлек һәм актив ял өчен иң яхшы вакыт. Бу яңа тәэсирләр, танышулар һәм ачышлар чоры. Һәркем дә каникулларның күңелле, гадәти булмаганча һәм файдалы узуын тели. 

 


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Балалар ут белән сак эш итмәү корбаны булмасын өчен, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Рябинка” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Не шути с огнём!» танып-белү – уен программасы үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International